Александр Малькевич Татарстанда тавыш бирүгә бәйле ялган хәбәрләр таралу очраклары аз булуы турында әйтте

Россия Иҗтимагый палатасының мәгълүмати бергәлек, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич тавыш бирү көннәрендә иҗтимагый күзәтүчеләр эшенә бәя бирде. Аерым алганда, ул Татарстан тәҗрибәсен уңай бәяләде. Үз фикерләрен белгеч видео-элемтә аша “Татар-информ” агентлыгындагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә эшләүче журналистларга әйтте.

Аның сүзләренчә, тавыш бирүнең ике көнендә бөтен ил буенча 10 меңләп ялган (фейк) хәбәр алынган. Татарстанда аларның саны аз булуын билгеләп үтте белгеч.

Ул шулай ук тавыш бирү процессына күзәтүче буларак блогерларны җәлеп итүне уңай күренеш дип бәяләде. “Гомумән, видеокүзәтү, күзәтүчеләрдән файдалану үз нәтиҗәсен бирә”, — ди ул.

Александр Малькевич әйтүенчә, сайлау кебек җитди вакыйгага бәйрәм рухын өстәү бер дә начар түгел.

— Юмор күзәлегеннән чыгып шуны әйтә алам. Оппозицион мәгълүмат чыганакларын укыйм да, имеш, Татарстанда халыкны җыр-бию, концерт һәм ярминкәләр белән җәлеп итәләр. Бу бит – традицияләр! Сайлаудан шулай бәйрәм ясаулары начар түгел, — дигән фикердә белгеч.


Фикер өстәү