Сәрия Сабурская: Кешеләрнең сайлау хокукын бозу очраклары теркәлмәде

Татарстанда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау дәвам итә. Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистларга республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская хастаханә, тикшерү изоляторлары һәм мәйданчыкларда тавыш бирү ничек барганы турында сөйләде.

— 46 вакытлыча сайлау участогы бар. Хастаханәләрдә сайлау мөмкинлеге дә каралган. Әлбәттә, сырхау үзен яхшы хис иткән очракта гына. Әгәр дә аның хәле канәгатьләндерерлек түгел икән, билгеле, аңа сайлау кирәкме? – диде Сәрия Сабурская.

Республикада яшәүчеләрнең сайлау хокукын бозу очраклары әлегә теркәлмәгән, дип тә өстәде ул.


Фикер өстәү