Сәрия Сабурская: “Ябык учреждениеләрдәге сайлау хокукы булган барлык кеше дә тавыш бирде”

Бу вакытка хастаханәләрдә дәваланган, ирекләре чикләнгән һәм сайлау хокукына ия барлык кешеләрнең күпчелеге тавыш биргән. Аларга барлык шартлар да тудырылган. Бу хакта журналистларга Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская җиткерде. Аның сүзләре буенча, мондый урыннарда аның 50 җәмәгать ярдәмчесе эшли.

Сәрия Сабурская үзенең ике хастаханәдә булуын әйтте.

— Казан психиатрия хастаханәсендә булдым. Монда булган 791 кешенең 659ының сайлау хокукы бар. Моннан тыш, мин Республика клиника психиатрия хастанәсендә булдым. Монда 554 кеше сайлады, — диде ул.

Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 32 сайлау участогы эшли. Хәтта кинәт кенә авырып киткән кешеләр өчен дә тавыш бирүдә авырлыклар тумаган.

Җитди тәртип бозу очраклары буенча шалтыратулар булмаган. Күбесенчә сорау, аңлату характерындагы мөрәҗәгатьләр кабул ителгән.

— Минем карашымча, берничә көн дәвамында сайлау тәүлек буена эшкә килгән персоналга үз бурычларын үтәргә мөмкинлек бирде. Мондый учреждениеләрдә 1600 хезмәткәр эшли, – диде Сәрия Сабурская.
Начар күрүче һәм сукыр сайлаучыларга бюллетеньнар брайн системасы буенча тәкъдим ителә. Начар ишетүчеләргә исә махсус диспетчер хезмәте оештырылган.

Хастаханәләрдә сайлау участогы оештырылган. Шуңа күрә кинәт кенә авырып киткән кешеләр анда тавыш бирә ала.


Фикер өстәү