Сәрия Сабурская: Чит ил белгечләре Татарстандагы тавыш бирү барышыннан таң калды

Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская әйтүенчә, чит илдән килгән кайбер белгечләрне республикадагы сайлау барышы таң калдырган. Бу хакта ул журналистларга “Татар-информ”дагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте.

Сәрия Сабурская әйтүенчә, чит ил белгечләренең республикага тәүге мәртәбә килүе. Ике көн эчендә алар Казандагы һәм Татарстанның кайбер районнарындагы сайлау участокларында булып өлгергән.
Германия, Мавритания һәм Сүриядән килгән белгечләр республикадагы сайлауга уңай бәя биргән. Сәрия Сабурская әйтүенчә, аларны сайлауны оештыру һәм аның Татарстанда ничек узуы кызыксындырган. “Алар зур кызыксыну белән барысын да карады.Кайбер нәрсәләр аларны хәтта таң калдырды. Иң беренче чиратта бу – иҗтимагый күзәтүчеләр эше”, — диде ул. Белгечләр күзәтүчеләр белән шәхсән аралашкан, кызыксындырган сорауларын биргән.


Фикер өстәү