Социаль хезмәткәрләр коронавируслы гражданнарга ярдәм күрсәткән өчен түләүләр алачак

Россия Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга ярдәм күрсәткән социаль хезмәткәрләргә акча бүлеп бирүне хуплады. Бу турыда Хөкүмәт сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр ителә.

«Әлеге мәсьәлә буенча Россия Федерациясе хөкүмәте карары проектын кабул итәргә», диелгән хәбәрдә.

Күрсәтмә проекты СОVID-19 белән авыручы гражданнарга һәм йоктыру куркынычы төркемендәге затларга социаль хезмәт күрсәтүчеләргә түләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.


Фикер өстәү