Сайлау көнне участокларда эшләгән күзәтүчеләр ялган хәбәрләр таралуны кисәтергә ярдәм итәчәк

Бүген сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн форумы сессиясенә фикер алышырга җыелган белгечләр шулай дип ышандырды. Сайлау участогында эшләячәк күзәтүчеләргә зур өмет баглый алар. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аларның хезмәтен күзәтү камераларыннан да югарырак бәяли.

«Мин күзәтүчеләргә ышанам. Алар – тере кеше. Участокларга күпме генә камера урнаштырсаң да, алар эшләгән кадәр нәтиҗәлелеккә ирешеп булмаячак», – ди ул.
Хәтерләсәгез, узган ел сайлауда күзәтүче булып блогерлар да катнашты. Бу Татарстанга гына хас яңалык булды. Аларны быел да сайлау участогында күреп булачак. Бу тавыш бирүне тагын да үтәкүренмәле итәчәк дип өметләнәләр. «Татарстандагы бу яңалыкны башка төбәкләрдә әле дә сөйлиләр. Үзләрендә дә шуны ук кертергә генә йөрәксенмиләр», – ди Россия Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча координация советы рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич. Күзәтүчеләр арасында блогерларның да булуы аркасында сайлау көнне таралган ялган хәбәрләр саны да азрак булыр дип өметләнә ул. Рәсми саннарга ышансаң, сайлау көнне таралган мәгълүмат-хәбәрләрнең 80 проценттан артыгы ялган була. «Блогерның төп коралы булган телефон – һәрчак кулында. Көн дәвамында сайлау участогындагы эш барышын яктыртып бара алалар. Бу исә теге яки бу шикле уйларга урын калдырмый», – ди Александр Малькевич.
Сүз уңаеннан, онлайн форумда сайлау участогына керү өчен вакцина ясату-ясатмауга игътибар ителәчәкме, юкмы икәнлеге белән дә кызыксындылар. Андрей Кондратьевның бу сорауга җавабы кискен булды. «Бу – һәркемнең үз эше. Сайлау көнне бу уңайдан ниндидер чикләү чаралары булмаячак», – дип ышандырды Андрей Кондратьев.


Фикер өстәү