Быелгы эссе җәй тарихка кереп калачак дип белдергәннәр

Быелгы аномаль эссе җәй Казанда метеокүзәтүләрнең 200 еллык тарихында иң эссе җәйләр рейтингына кергән. Бу хакта профессор, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйткән.

«Узып баручы җәй кызыклы үзенчәлекләргә ия. Казанда якынча 200 еллык метеокүзәтүләр тарихында рекордлы дәрәҗәдәге югары температура теркәлгән җәйләр арасында быелгысы өченче урынны алды. Өч айлык уртача температурадан чыгып, шундый нәтиҗәгә килдек», – дигән ул.
Переведенцев әйтүенчә, рейтингта беренче урында – 2010 елның җәе (уртача температура – 23,3 градус җылы).  Икенче урында – 1869 елгы җәй (уртача температура – 22,2 градус). Быел исә уртача температура 22,4 градус җылы булган.


Фикер өстәү