Өр-яңадан ясалган Ту-160М бомбардировщигы тәүге тапкыр һавага күтәрелде

Бүген Казанда өр-яңадан ясалган стартегик Ту-160М ракета йөртүче бомбардировщигы тәүге тапкыр һавага күтәрелде. Очкыч Горбунов исемендәге Казан авиация заводы аэродромыннан күтәрелгән. Бу хакта «Ростех»  корпорациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очыш 600 метр биеклектә узган һәм якынча 30 минут дәвам иткән. «Туполев» очучылары яңа бомбардировщикның һавада тотрыклылыгын һәм идарә ителешен тикшергән.

Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров сүзләренә караганда, Казанда М. модификациясендә стратегик Ту-160 бомбардировщикларын җитештерү тулысынча яңартылган. Ракета йөртүче әлеге очкычларда модернизацияләнгән двигательләр, навигация, корал белән идарә итү системалары урнаштырылган. Уникаль самолетлар җитештерүне җайга салуда Казан авиация заводын модернизацияләү дә зур роль уйнады.

Очкычның тышкы кыяфәте үзгәрмәсә дә, ул цифрлы технологияләр кулланып өр-яңа технологик базада җитештерелә. Очкычта системалар һәм җиһазлар 80 процентка яңартылды.

Ту-160 самолетларын яңыртып җитештерү программасы Россия Президенты Владимир Путин карары буенча тормышка ашырыла.


Фикер өстәү