Казанда елына ун Ту-214 очкычы җитештерергә җыеналар

Казан авиация заводында елына ун  Ту-214 очкычы җитештерергә җыеналар. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште.

С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Юрий Борисов белән Рөстәм Миңнеханов җыю цехларын карадылар, ракета йөртүче Ту-160М бомбардировщикларын кабат җитештерү программасының гамәлгә ашыру барышы белән таныштылар. Юрий Борисов Ту-160 очкычларын җитештерү эшен уңай бәяләде. «Казан безнең хәрби-һава көчләре өчен стратегик авиацияне төп җитештерүче булып санала. Монда бар да план буенча бара. Быел бер яңартылган һәм бер яңа Ту-160 очкычларын көтәбез», – диде ул.

Очрашуда Ту-214 пассажир очкычларын күбрәк итеп җитештерү хакында да сөйләштеләр. Юрий Борисов фикеренчә, киләчәктә Казан авиация заводы елына ким дигәндә мондый ун очкыч ясап чыгара ала. «Бирегә шул хакта сөйләшергә килдек тә инде. Әлегә Ту-214 махсус очу отряды өчен берәмләп кенә җитештерелә», – диде вице-премьер.

Юрий Борисов сүзләренчә, хәзер «Аэрофлот», «Ред Вингс» авиакомпанияләренең Ту-214 очкычларыннан файдалану мөмкинлеге карала. Очкычның моңа кадәр чит илдә ясалган җиһазларын бер ел эчендә үзебездә җитештерә башлау нияте бар.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Казан авиация заводының Хөкүмәт билгеләгән бурычларны үтәргә көче җитәрлек. «Җитештерүне  ун очкыч чыгарырлык итеп яңартырга һәм әзерләргә кирәк. Безнең бурыч – кадрлар, белгечләр, инженерлар, эшчеләр әзерләү. Без моны башкарып чыгарбыз», – диде Татарстан Президенты.


Фикер өстәү