Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Борисов Казан авиация заводында булды

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горбунов исемендәге Казан авиация заводында һәм Казан ТЭЦ-2дә булдылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәет хәбәр итте.

Кичә Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов эш сәфәренә килде.

Килүгә үк Юрий Борисов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводына – «Туполев» ГАҖ филиалына китте.

Юрий Борисовка предприятиенең җитештерү цехларын күрсәттеләр, ул шулай ук махсус әзерләнгән күргәзмәдә продукция үрнәкләре белән танышты.

Аннары Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Казан ТЭЦ-2гә юнәлде.

Юрий Борисовка агымдагы эшләр барышы һәм Казан ТЭЦ-2дә узган модернизация турында сөйләделәр. Моннан тыш, Россиянең һәм төбәкнең эре станциясе — Зәй ГРЭСны модернизацияләү мәсьәләсе турында да фикер алыштылар. Аңлатмаларны «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев биреп барды.

ФОТО: tatarstan.ru

Фикер өстәү