Лениногроск районында эшеннән куылган полиция хезмәткәре, көчләүдә гаепләнелеп, федераль эзләүгә игълан ителгән.
⠀
Җинаятьчене хезмәттәшләре ачыклаган. Эчке эшләр министрлыгында җинаять турында мәгълүмат бирмиләр, әмма ММЧның тикшерелгән чыганакларыннан билгеле булганча, элеккеге полиция хезмәткәре тозагына җирле колледжның 16 яшьлек студенткасы эләккән.
⠀
27 яшьлек Радик Бәдретдинов эше буенча тикшерүләр инде башланган, элеккеге хезмәткәрне катгый дисциплинар җаваплылыкка тартканнар. ⠀