Педофил мәктәп укучысын көчләгән һәм ваннада батырып үтергән

Мурманск өлкәсендә педофил 9 яшьлек малайны көчләгән һәм ваннада батырып үтергән. 4 июльдә булган җинаять турындагы хәбәрләр социаль челтәрләрдә һәм телеграм-каналларда барлыкка килде. 

Рәсми булмаган мәгълүмат буенча, җинаять Мончегорскида кылынган. 2013 елгы бала өйдә үзе генә булган. Малай гаилә дустын фатирга керткән, ә тегесе аны көчләнгән һәм ваннада батырган. Малайның гәүдәсен эшеннән кайткан әнисе тапкан. Иренең вафатыннан соң хатын улын үзе генә тәрбияләгән. Бу хакта 4 июльдә SHOT телеграм-каналы хәбәр итә.

Көчләүдә һәм үтерүдә шикләнелү буенча элек урлау һәм торакка законсыз үтеп керү өчен хөкем ителгән 55 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул гаилә дусты булган.


Фикер өстәү