Марат Кәбиров: Илдә – төрле афәт, бакчада – чүп. Икесеннән дә котылырлык түгел

Мин бакчадан чүпләр утап йөрим. Чүп үлән шулхәтле уңган. Суган арасында чүп, кишер арасында чүп. Түтәл белән түтәл арасында да – чүп. Илдә – төрле афәт, бакчада – чүп. Икесеннән дә котылырлык түгел.

Койма буйларыннан кычыткан утыйм. И чага… Быел ул бөеклекнең чигенә җитеп үсте. Гәүдәсе дә олы, чагуы да, агуы да хәтәр.

– И кычыткан, нигә шундый зур син, нигә шундый күп син? – дип тиргим тегене. Ул эндәшми. Чага торган нәрсәләр гел шулай була ул, дәшми-тынмый гына чага.

Кычытканы – койма буйларында гына. Бөтен җирне сары чәчкә басты. Тузганак дип атала икән ул. Бар дөньяны басып алмаса, исемен дә белмәс идем әле. Басты. Тузганак булган җирдә бернәрсә дә үсә алмый икән. Үсмәсен дә, бүтән бернәрсә дә кирәк түгел.

Ул булмаган җирдә алабута үсә. Алабутасы да җайлы түгел. Бөтен җирне басып ала торган. Бүген утап бетердем дип уйлыйсың, ә ул иртәгә тагын калкып чыга да мыскыл иткән сыман күкрәген киереп утыра. Тагын бар дөньяңны басып ала. Син утыйсың…

Кайчагында сүгенә-сүгенә алып ыргытасың. Шушы хәтле чүп булырга тиеш түгел бит инде бу дөньяда, дип уйлыйсың. Тик дөньяда чүп бар. Һәм син аны мәңгегә дә утап бетерә алмас кебексең…

Син чүп дип чүпләп йөргән нәрсәләрне мактыйлар да бит әле ул. Менә тузганак чәчәкләреннән бал ясыйлар икән. Шәраб ясыйлар. Шул шәраблар турында язып классик булалар. Аның тамыры да, сабагы да, яфраклары да файдалы, ди. Бөтен дөньяны басып алган шул тузганакның бөтен нәрсәсе дә файдалы икән. Тик без аны аңларга теләмибез. Ул шулкадәрле күп булгач, кадерсез булып тоела. Без файдалы нәрсәләрнең аз булганын яратабыз. И, аз булса, әллә кайлардан эзләп алыр идек әле. Урманнарга барып җыяр идек. Ә күп булгач, бар дип тә белмибез. Күп булып үскән нәрсә юк кебек.

И, ул кычыткан… Чагып җаныңны айкаса да, койма буйларында ямьсез булып үссә дә, аның да файдасы күп икән бит. Әллә нинди чирләргә дәва икән ул. Ризык та икән әле. Ачлык елларда кешеләр шул кычытканнан аш пешереп адәм булганнар икән. Бүген дә пешерәбез инде аның ашын. Кызык өчен генә. Өстәлне төрләндерү өчен. Ә теге вакытларда ул яшәү көче булган.

Ә алабута… Аннан хәтта икмәк пешергәннәр… Ачлыктан йончыган кешеләрне шул алабута үлемнән алып калган. Адәм баласының тамагы туйса, үзен ач үлемнән коткарып калган нәрсәләр дә чүп булып күренә икән.

Мин бакчада чүп утап йөрим… Тузганакларны… Кычытканнарны кырам… Алабуталарны алып атам…

Мин – кеше. Мин үземне туган җиремдә дип уйлыйм. Хуҗа дип. Бу җирдә мин теләгән нәрсәләр генә үсәргә тиеш дип уйлыйм. Мин теләмәгән нәрсәләр үсмәскә тиеш дип уйлыйм.

Ә бит без гел шундый… Үзебез күрергә теләгәннәрне генә күрәбез, үзебез үстерергә теләгәннәрне үстерәбез. Үзебез күрергә теләмәгәннәр чүп булып күренә. Аларны йолкып алабыз. Без гомер буена, чүпләр йолкып, чәчәкләр үстереп йөрибез. Кайчагында бер чәчәкне үстерү өчен икенче чәчәкнең гомерен өзәбез.

Мин бакчада чүпләр утап йөрим.

Алар быел уңган. Алар күпләр. Мин үземнең туган җирдә кебек. Бу бит – аларның да туган җире. Мин нәкъ шушы чүпләр ватанында яшим. Чүпләр утап йөрим… Ә алар адәм баласын дәвалый да, үлемнән дә алып кала.

Мин шул үләннәрнең файдасы күплеген беләм. Ә үземнең файдам күпме икән?

Кайсыбыз чүп икән?

Марат Кәбиров


Фикер өстәү