Авыл хәлләре: Көн бушка үтмәде…

«Кырда печән күп икән…»  Басу-кырларны урап кайткан һәр авыл кешесе шулай дип сөенә. Шулай булмыйни, үткән ел гына бит, кырга чыксаң, корылыктан, эсселектән көеп утырган яланнарда бер учма печән табуы кыен иде. Алар әле онытылмады. Өстәвенә бу җәйгә сала кешесе бөтен запасын бетереп чыкты. Шуңа күрә печәнне мөмкин кадәр күбрәк тупларга тырыша.

Дөрес, безнең якларда басу-кырларга чыгып, терлегенә кышка печән әзерләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Кулында техникасы булган, пенсия яшендә булып, сәламәтлеге мөмкинлек биргән кешеләр санаулы гына. Әле бит чаптың да эш бетте түгел, аны киптерергә, төяп алып кайтырга да буш кешеләр булу кирәк (гадәттә андыйлар кул көче белән, азлап әзерли печәнне). Күпчелек кырларга иртә-кич, йә эшкә киткәнче, йә эштән кайткач, малларга көндәлек ашатырга дип чабарга бара. Анысы да бик мөһим. Печәнлеккә кергәне инде кышкы чорга дигән, исәпле-санаулы печән, бал ялаган саен кими дигән кебек, көндәлек ашата башлагач, бик тиз кими ул. Шөкер, бүгенгә кадәр малларга ашатырга кайдан гына печән табарга икән дигән уй булмады. Иренмә, бар, чап кына. Шулкадәр муллык! Үткән ел, әнә, ике бакча печәненең икенче катын малларга чабып ашатырга гына тоттык. Кырда да ашарларына әллә ни печән юк, дидек (әле безнекеләр җәй уртасыннан колхоз болынына керде – аның икенче катын җыймадылар, үзебезнең көтүлек тә шактый иркен, кырка-кимерә торгач, малларга түзмәслек булмады).

Беренче кат басу печәннәрен, ниһаять, чабып-урнаштырып бетергән авыл халкы җиңел сулап куйды. Ни дисәң дә, аларны тыныч кына, рәхәт кенә итеп эшләп, сөенә-сөенә урнаштыра торган булмады. Төннәр салкын булганлыктан, көндезге сүрән кояш кына аларны киптереп бетерә алмады, өстәвенә еш яуган яңгырлар да ашыктырды. Нәтиҗәдә кибәр-кипмәс алып кайткан печәнне печәнлектә генә киптереп бетереп булмады, кызып-бурсып ятканга, көннәр аязгач, кабат җиргә төшереп, киптереп өючеләр шактый күп булды (болай эшләмәүчеләр бик сирәк калды дисәм, дөресрәк булыр).

Бу көнәрдә авылда печән әзерләүнең икенче дулкыны бара. Монысы күпкә җиңелрәк. Халык әзер печәнне урнаштыру белән генә мәшгуль. Кемнәрдер сатып ала, кемнәргәдер хуҗалык өләшә. Халык теленә «процент печәне» дип кереп калган бу печәнне башка елларда бездә инде июнь башында ук, печәнгә төшүгә кайтаралар иде. Быел әлеге дә баягы һава торышы мөмкинлек бирмәде. Авыл халкының күпчелеге «Татарстан» җәмгыятендә эшли, шунлыктан авылда андый печән кайтмый калган йортлар сирәк. «Быел колхоз да беренче каттан печән бирә алмас, көннәре юк, барысын сенажга салырлар инде», – дип курыккан авыл кешеләренең, шөкер, борчылуы тиккә булды. Коры торган көннәрдә чаптырып, киптереп, зур-зур рулонлы болын печәнен һәркемнең капка төбенә кайтарып, елдагыча, сәнәкле тракторлар белән печәнлекләренә үк менгереп бирделәр. Беренче кат печәннән һәр эшләүчегә өчәр рулон исәбеннән өләштеләр. Бер кешегә бишәр центнерлы өч рулон булса, хуҗалыкта дүрт кеше эшләгән авылдашларым Сәйфелганиевларга унике рулон дигән сүз бу (әле Киров өлкәсендә арендага алган печән җирләреннән тагын бер кабат өләшә хуҗалык). Мал-туарны күпләп асрасалар да, шуңа күрә, алар елның-елында каяндыр печән-салам, ашлык эзләп йөрми, әзерләп җәфа да чикми. Соңгы елларда инде ашлыгын да хуҗалык машина белән кайтарып бушата, капчыкларга тутырып, үлчәүгә ташып, машинага төяп изаланасы юк.

Авылда Киров өлкәсе машиналары да еш кунак. Утызар-кырыгар рулон төягән машиналар үтеп тора. Беренче китергәндә уртача зурлыктагы рулоннарны 1250 сумнан сатсалар, хәзер инде алучы, заказ бирүче күп, бәясен 1300 сумга күтәргәннәр. Барыбер кыйммәт түгел, ди үзе печән әзерләп караган кешеләр. Бернинди хезмәтсез капка төбеңә китереп бирәләр, печәнлегеңә менгерергә техника табасы гына кала. «Әллә син үз бакчаңнан чапкан печән очсызга чыга дип беләсеңме? Санап карасаң, безнең рулоннар моннан күпкә кыйммәткә чыга, әле  хезмәтеңне кертмичә дә», – ди авылдашым, кировлылар да бәяне күтәргән икән дигән сүземә каршы. Хәер, сәер булса да, хак: печән генә түгел, башка бөтен төр әйберләрне дә, әйтик, сөт-итне җитештерү дә, бәрәңге үстерү дә сатып алганга караганда үз хуҗалыгыңда күпкә кыйммәткә чыга. Санап утырсаң, бөтенләй асрыйсы, үстерәсе түгел кебек килеп чыга. Әмма үземнеке дисең. Хәзер сөт-ит кенә түгел, бер елны Балтачта эшләүче танышым урманнан агач кисеп алып кайтып, агач эшкәртү цехы ачып, эшләтеп җибәргән иде. Әмма бик тиз генә япты ул аны. «Нишләп эшләтмәскә булдың?» – дигәч, «Үзең эшләүнең бер файдасы юк, урманга барып, агач кисәргә кеше таба алмаудан башлап, эшчеләр белән проблемасы күп, икенчедән, бер файдасы калмый. Кировтан әзерне алып кайтып сату күпкә отышлырак», – дип шаккатырган иде. Болары сүз уңаеннан.

Башка елны да бу чорда авылда бөтен эш бергә бөялде, дип зарланыша идек. Быелгыга җитмәгән булган икән әле, дибез хәзер. Соңлаган яз, соңлаган җәй, җылы көннәр көтеп, бер ай өстәмә «кышкы каникул» үзенекен итә. Теге бер айда эшләнергә тиешле эшләр дә бу якка калды шул. Үз чиратындагылары да җитәрлек. Яңгыры-дымы бар, соңгы көннәрдә кояшы да юмартрак. Чүпләр дә сөенә-сөенә үсә, шөкер, бәрәңгеләр дә матур булып күтәрелде. Икенче кат чүпләрдән арындырып, рәт араларын икенче кат эшкәртүчеләр дә (явымлы елны кузгатып, һава кертсәң, әйбәтрәк дип), инде колорадо коңгызына каршы эшкәртүчеләр дә шактый. Безнең якларда нилектәндер фитофтора иртә төшә, бәрәңге бакчаларына бер-ике кат инде шушы чиргә каршы препаратлар сиптерүчеләр дә бар. Алдан чапкан кешеләрнең печән җирләре дә матур булып күтәрелеп килә. Бакчаларда виктория пешә, кырдан каен җиләге җыючылар да, җир җиләгенә «разведка»га барып кайтучылар да бар…

Көн бушка үтмәде, шөкер, сау-сәламәт булгач, җан тыныч булгач, шушы кадәр эш эшләнде дип, кичен үз-үзенә хисап бирергә ярата сала кешесе. Юкса белә: иртән күзен ачуга, кабат шушы эшләрнең күбесе көтә үзен. Көтсен, исән-имин эшләргә, яшәргә язсын.

Гөлсинә Хәбибуллина  


Фикер өстәү