Бер ана көнләшүдән кызының сыйныфташын үтергән

Моңарчы күрелмәгән коточкыч хәл Һиндстанның көньягында булган.

13 яшьлек Баламаникандан  мәктәпнең горурлыгы була, аны укытучылар бәяли, сыйныфташлары ярата.  Малай «5»легә генә укый, мәктәптән тыш чараларда бик актив катнаша. Әмма бер сыйныфташының әнисе аны өнәп бетерми. Сәбәбе шунда: аның кызы да сыйныфта иң яхшылар рәтенә дәгъва кылган.

42 яшьлек Сагайарани Виктория малайның суына эч җибәрә торган дару салырга булган, дип яза  Times of India.

2 сентябрьдә мәктәптә ел саен уздырыла торган концерт үткәрелә. Сагайарани Виктория үзен малайның әнисе дип алдап, сакта торучылар аркылы аңа ике шешә су тапшыра. Бу вакытта малай чыгыш ясарга җыенган була. Бернидән шикләнми генә ул суны берничә йотым кабып куя һәм аның хәле начараеп китә.

Чыгышыннан соң малай өенә кайтып китә, анда аның күңеле болгана, хәле начарая, аптырап калган әти-әнисе аны шәхси клиникага илтәләр. Анда табиблар ашказанын юдырып, хәле җиңеләйгән төсле булгач, өенә кайтарып җибәрәләр. Әмма икенче көнне үсмернең хәле тагын начарланып китә һәм аны кабат хастаханәгә илтәләр. Анда ул аңын югалта. Тик табиблар ярдәм итә алмый, аның гомере өзелә.

Улларының үлеменнән соң малайның әти-әнисе һәм туганнары хастаханә янында табибларны гаепләп акция уздыралар. Соңрак мәрхүмнең әнисе улының үлеме алдыннан мәктәптә шешә белән су китерүләре турында сөйләвен исенә төшерә. Яшүсмернең әти-әнисе мәктәп җитәкчелегеннән күзәтү камераларын тикшерүләрен сорый. Шуннан соң барысы да ачыклана. Малайның гаиләсе полициягә гариза яза.

Көнче ана малайның концертта чыгышына комачаулау өчен генә эч җибәрә торган дару салган булуын әйткән.


Фикер өстәү