Эксперт пенсиягә чыгу өчен стажны ничек законлы рәвештә сатып алырга икәнен аңлатты

Картлык буенча пенсияне рәсмиләштерү өчен россиялеләргә берничә шартны үтәргә кирәк: пенсия яшенә җитү, хезмәт стажы һәм эшләп тапкан пенсия коэффициентлары булу. Еллар буе соры схема буенча эшләгән һәм социаль взнослар түләмәгән кешеләрнең стаж һәм пенсия баллары җитмәве мөмкин.

Икътисади фәннәр кандидаты Людмила Иванова-Швец теләге булган кешеләргә ничек стаж сатып ала алуларын аңлатты.

Иванова-Швец билгеләп үткәнчә, 2024 елга кадәр Россиядә күчеш чоры гамәлдә, аның буенча пенсиягә чыккан һәр ел өчен кирәкле хезмәт стажы һәм җыелган баллар саны билгеләнгән. 2024 елдан соң картлык буенча пенсиягә чыгу өчен 30 балл һәм 15 елдан да ким булмаган хезмәт стажы кирәк булачак, әмма закон кирәкле стажның яртысын, ягъни 7 ел ярым «сатып алырга» рөхсәт итә.

Людмила Иванова-Швец: «Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә, килешү төзергә һәм кирәкле сумманы кертергә була, 2022 елда бу сумма — 36 669 сум 60 тиен, ә үзмәшгульләр өчен теркәлгән сумма — 34 445 сум. Мондый сумма 1 ел стаж һәм 1,076 балл өстәргә мөмкинлек бирәчәк «.

Белгеч булачак пенсия турында алдан ук кайгыртырга киңәш итте. Әгәр пенсиягә чыкканга бер ел кала ике ел җитмәве ачыкланса, бер ел эчендә кеше пенсиягә чыгу өчен бөтен сумманы кертә алмаячак.


Фикер өстәү