Рафис Борһанов эштән җибәрелгән хезмәт укытучысын кире эшкә алырга тәкъдим итте

Интернетны шаулаткан хезмәт укытучысы белән бәйле вакыйга төрле фикерләр тудырды. Укытучы үзе әлеге гамәле өчен гафу үтенде, ә әти-әниләр алтын куллы хезмәт укытучысын кире кайтаруларын сорады.

Мәктәптә ир-атлар болай да «дефицит» икәнен искә алсак, бәлки бер юлга кичерергәдер, дигән фикер дә туа.

Әлеге хәл белән бәйле рәвештә Мәгариф министры Рафис Борһанов министрлыкның инстаграм битендә аңлатма бирде:

– Педагоглар — иҗат кешеләре. Алар укучыларын киләчәктә Татарстан, Россияне, дөнья икътисадын, мәдәниятен, сәнгатен алга җибәрердәй шәхес итәр өчен үзләрен тулысынча эшкә багышлыйлар. Шуңа да коллегаларыма бу ситуацияне аңларга һәм укытучыны алга таба эшкә алыр өчен билгеле бер карарга килүләрен сорыйм, — дигән ул.

Министр укытучының әлеге гамәлен акламый, тик шулай да төрле хәлләр булып, укытучылар тарафыннан күп тапкырлан кичерелмәгән булсак, бүген кем булыр идек, дигән фикерен җиткерә.


Фикер өстәү