Рөстәм Миңнеханов «Якутия» авиакомпаниясенә Ту-214 җитештерү турындагы килешүгә кул кую тантанасында катнашты

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кырында Саха Республикасы (Якутия) Хөкүмәте һәм  «Туполев» ГАҖ (Ростех дәүләт корпорациясенең «ОАК» ГАҖ составына керә) арасында ниятләр турында килешү имзаланды. Килешү төбәкнең транспорт белән тәэмин ителешен арттыру һәм һава транспортын тәэмин итү өчен хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелә.

Документка Саха Республикасы Башлыгы Айсен Николаев һәм «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев кул куйдылар.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Туполев» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Килешү шартлары буенча Саха Республикасы Хөкүмәте «Якутия» республика авиакомпаниясе паркына Ту-214 һава судноларын сатып алуда кызыксыну белдерә.
Контрактның детальләре һәм шартлары яклар тарафыннан өстәмә рәвештә тикшереләчәк.
«Якутия» авиакомпаниясе бәяләвенчә, 2030 елга кадәр аларга 12 Ту-214 тибындагы самолет кирәк булырга мөмкин.

Белешмә өчен:

Ту-214 уртача магистраль тар фюзеляжлы ике двигательле пассажир самолеты. Ту-214 210 пассажирга кадәр йөртергә сәләтле. Самолет илнең системалары белән җиһазландырылган һәм серияле рәвештә » Туполев» ГАҖ С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы филиалында чыгарыла.  (Ростех дәүләт корпорациясенең «ОАК» ГАҖ составына керә).


Фикер өстәү