Рөстәм Миңнеханов «Мегафон»ның генераль директоры белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мегафон» ГАҖ генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашты.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кырында узды.
Исегезгә төшерәбез, Мегафон Татарстанның иң мөһим партнерлары рәтенә керә. Бүгенге көндә республикада Мегафон челтәренең абонентлары — 1,8 млн кеше.
Компания төрле елларда Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы, 2019 елгы WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты һәм башка мөһим вакыйгаларны үткәрү чорында кәрәзле элемтә белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтте.

«Бүген республикада юл төзелеше буенча масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, — диде очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов. — Әйтик, Алексеевск-Әлмәт автомобиль юлы. Сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү проблемасы бар. Сезнең ярдәмегез белән бу мәсьәләне хәл итәргә һәм маршрут буенча торак пунктларны һәм юл инфраструктурасын сыйфатлы элемтә белән тәэмин итәргә өметләнәбез».

«Очрашуыбыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, сезнең республика белән җылы мөнәсәбәтләребез бар», — диде Хачатур Помбухчан.
Ул шулай ук компаниянең Татарстан белән, аерым алганда, Татарстанның кайбер компанияләре белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә кызыксынуын ассызыклады. Моннан тыш, Мегафон Татарстанда гамәлгә ашырыла торган эре халыкара проектларда катнашырга теләк белдерде.


Фикер өстәү