Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы Башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы Башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытуга игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул Тывага 2016 елда барганлыгын искәртте. Владислав Ховалыгның Татарстанга визиты 2022 елның көзендә булган. Шул ук вакытта Татарстан белән Тыва Республикасы арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: бүген Тыва белән хезмәттәшлекне үстерүгә һәм товар әйләнешен арттыруга зур кызыксыну бар. Аерым алганда, Татарстаннан машина төзелеше продукциясе, авыл хуҗалыгы продукциясе, югары технологияле продукция һ. б. китерелергә мөмкин.

Хезмәттәшлек өчен мөһим юнәлешләрнең берсе — цифрлаштыру. Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Тыва делегациясен Kazan Digital week халыкара цифрлы форумында катнашырга чакырды (быелның сентябренә планлаштырылган).

Татарстан Рәисе уртак тырышлыгы белән ике төбәкнең дә үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыта алачагына ышаныч белдерде.

Очрашуда шулай ук Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да катнашты.

Очрашу ахырында Татарстан белән Тыва Республикасы арасында Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына имза салынды.


Фикер өстәү