15 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья җил көне

Беренче тапкыр 2007 елда билгеләп үтелә. Тагын ике елдан аңа 30 дан артык ил кушыла. Бәйрәмнең максаты – җил энергиясен куллануга бөтен дөньядагы кешеләрнең игътибарын җәлеп итү.

 Кызыл байрак

1917 елның 15 июнендә Казан мөселман социалистик комитеты «Кызыл байрак» газетасын бастырып чыгара башлый. Ул татар телендә атнасына өч тапкыр чыга һәм социализм һәм интернационализм идеяләрен пропагандалый. Газетада сугышка каршы мәкаләләр, фронттан килгән солдатларның хатлары, шулай ук «Рабочий» һәм «Социал-демократ» газеталарыннан алынган язмалар басылып чыга.

 Белем көне

1984 елның 15 июнендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1 сентябрь Белем көне буларак игълан ителә. Сүз уңаеннан, 1935 елның уртасына кадәр СССРда уку елы башлануның төгәл датасы булмый, 1 сентябрьдән соң беренче өч сыйныф укый башлый. 4-7 сыйныфлар мәктәпкә 10 июньдә, ә 8-10 сыйныфлар 20 июньдә килә.

Юннатлар хәрәкәте

Юннатлар хәрәкәтен төзү көне дип 1918 елның 15 июне санала. Ул вакытта, табигатьнең яшь сөючеләр станциясенә даими тәҗрибәчеләр булып язылырга теләүчеләр 17 бала була. Тиздән станцияләр һәм яшь натуралистлар түгәрәкләре һәр мәктәптә диярлек эшли башлый. Тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә яшь табигать сөючеләр туган якның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын өйрәнү өчен экскурсияләр һәм экспедицияләр үткәрәләр, иҗтимагый файдалы хезмәттә катнашалар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү