Исерек килеш машина йөрткән 125 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган

Быелның биш баенда Татарстанда исерек килеш машина йөрткән 125 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

«Кызганыч, исерек килеш машина йөрткән өчен инде бер тапкыр җаваплылыкка тартылган кешеләр кабат шушы адымга бара. Хәтта җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләр дә кабат исерек килеш рульгә утыра. Быел шул рәвешле машина йөрткән 5 568 кеше административ җаваплылыкка, 125 кеше җинаять җаваплылыгына җәлеп ителде, — ди Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы.


Фикер өстәү