Быелның өч аенда инспекторлар исерек килеш рульгә утырган 3 меңнән артык машина йөртүчене тоткарлаган

Бу хакта Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстанның хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

Быелның өч аенда республикада исерек машина йөртүчеләр катнашында 25 юл һәлакәте килеп чыккан. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 35 процентка азрак. Аларда ике кешенең гомере өзелгән, 33 кеше имгәнгән.

Быелның беренче кварталында барлыгы 3283 кеше исерек килеш машина йөрткәндә тотылган. Шуларның 311е рульгә икенче тапкыр исерек килеш утырган.


Фикер өстәү