Быел Татарстанда тәҗриҗәсез йөртүчеләр гаебе белән 22 юл фажигасе килеп чыккан

Быел Татарстанда машина йөртү тәжрибәсе ике елдан кимрәк булган йөртүчеләр гаебе белән 22 юл фажигасе килеп чыккан. Аларда өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.

1 апрельдән керәсе үзгәрешләр нигезендә, йөртү таныклыгы алу өчен имтиханны өч тапкыр тапшыра алмаган кеше, дуртенче тапкыр үзен, ким дигәндә, ярты елдан соң гына кабат сынап карый алачак. Моңа кадәр өч айдан соң шундый мөмкинлек бирелә иде. “Кызганыч, тәжрибәсе аз булган машина йөртүчеләр гаебе белән аварияләр әледән-әле килеп чыга. 1 апрельдән гамәлгә керәсе үзгәрешләр турында барлык автомәктәпләргә, имтихан тапшыру пункталарына да житкерелде”, – диде Рөстәм Гарипов.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы әйтүенчә, күпләр йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшырырга әзерлексез килә. “Имтиханның теория өлешен генә түгел, практиканы да беренче тапкырдан тапшыра алмыйлар. Имтиханны дуртенче тапкыр тапшыру вакыты ярты елга кадәр озайтылуның куркынычын курмим. Кеше ул вакыт эчендә бөтен белгәнен онытырга мөмкин дип тә куркасы юк. Машина йөртү таныклыгы алуга имтиханны беренче тапкырдан тапшырган кеше дә юлга чыккач, каушаудан белгәнен онытырга мөмкин”, – диде Рөстәм Гарипов.


Фикер өстәү