Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандарья өлкәсе Хәкиме Улугбәк Косим белән Термез шәһәрендә “Айритом” ирекле сәүдә зонасында булды.
260 мең квадрат метрлы мәйданда 3 мең кибет, производство һәм склад бүлмәләре, логистика үзәге өчен сәүдә комплексы булдырылган.
Рөстәм Миңнехановка ирекле сәүдә үзәге турында җентекләп сөйләделәр. Проектның өстенлеге – аерым алганда, түләүләрне чит ил валютасында кабул итү, өстәмә салым ташламалары, эшмәкәрләрне таможня пошлинасыннан азат итү, 10 көнлек визасыз режим.