Легендар җырчыны чит ил агенты дип тану турында эш башлап җибәргәннәр

Россия Генераль прокуратурасы Россиянең легендар эстрада йолдызы Алла Пугачеваны чит ил агенты дип тану турында эш башлап җибәргән. Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча федераль проект (ФПБК) башлыгы Виталий Бородинның телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.

“Дуслар, бик мөһим яңалык турында хәбәр итәм. Мөрәҗәгатемә Россия Генераль прокуратурасыннан җавап килде. Алла Пугачеваны чит ил агенты дип тану турында эш башланып киткән – Юстиция министрлыгы Пугачеваны чит ил агенты дип тануны сорый”, – дип, контрольлек органнарының бу эшне ахырына җиткерәчәгенә ышаныч белдергән ул.

Моңа кадәр дә Бородин Россия артистларын закон бозуга карата тикшерү таләбе белән (шул исәптән махсус хәрби операциягә карата фикерләренә бәйле рәвештә) Генераль прокуратурага мөрәҗәгать иткәләгән. Мәсәлән, декабрь аенда Россия Мәдәният министрлыгына блогер Анастасия Ивлееваның “Шәрәләр кичәсе”ндә катнашуы өчен җырчы Филипп Киркоровны халык артисты исеменнән мәхрүм итү турында үтенечен җибәргән.

Исегезгә төшерәбез: махсус хәрби операция башланганнан соң Пугачева ире Максим Галкин* һәм балалары белән Израильгә китте.

* чит ил агенты функцияләрен үтәүче физик зат


Фикер өстәү