Алексей Песошин Татарстанда яшәүчеләргә Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

Бүген – Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне. Бу уңайдан Премьер-министр Алексей Песошин Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.

“9 декабрьдә һәр ел саен Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелә, – диелгән мөрәҗәгатьтә. – Төп максаты – барлык дәүләтләр һәм дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын шушы проблемага юнәлтү.

Коррупция теләсә кайсы җәмгыятьнең социаль-икътисади үсешенә киртә булып тора. Һәрбер илнең стратегик бурычларын тормышка ашыруга комачаулый.
Татарстан Республикасында һәр ел саен коррупциягә каршы мониторинг үткәрелеп килә. Нәтиҗәләре, эшчәнлекләрен алга таба камилләштерү өчен, дәүләт хакимияте башкарма органнарына һәм җирле үзидарә органнарына җибәрелә.
Хакимият органнары эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү максатыннан чыгып, министрлыклар, ведомстволар, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары рәсми сайтларында хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары турында мәгълүматлар урнаштырыла. Моннан тыш коррупциягә каршы көрәш турында еллык хисаплар, норматив актлар, анализга корылган материаллар бастырыла.
Республикада дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше өчен стажировка мәйданчыклары оешттырылган. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив-хокукый актларга карата коррупциягә каршы экспертиза. Норматив-хокукый актлар проектларын эшләү” юнәлеше булдырылган.
Республикада көнкүрештәге коррупцияне бетерү буенча даими эш алып барыла. Мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә һ.б. коррупция күренешләре турында халыктан алынучы мөрәҗәгатьләргә күзәтү ясала.
Татарстан – инвестицион мөмкинлекләрен үстерүгә, сәнәгатьне яңартуны тизләтүгә юнәлеш тотучы нык үсешле төбәк. Әмма коррупциягә каршы хәлиткеч көрәштән башка гына икътисадта уңышларга ирешеп булмый. Республиканың киләчәктәге уңышларының һәрбер кешенең принципиаль позициясенә бәйле булуына ышанам”.


Фикер өстәү