Вьетнам Россия гражданнары өчен визасыз режимны озайтты

Вьетнам хакимияте Россия һәм тагын берничә ил туристлары өчен 15 көнлек визасыз режим нигезләмәсен өч елга озайтты. Бу хакта The Thaiger сайтына сылтама белән Интерфакс хәбәр итә.

Россиядән тыш, нигезләмә Норвегия, Швеция, Финляндия, Япония, Көньяк Корея, Дания һәм Белоруссиягә дә кагыла.

2019 елның 11 аенда Вьетнамга Россиядән 585,6 мең турист килгән. Ә илгә иң күбе Кытай, Көньяк Корея һәм Япония сәяхәтчеләре килгән.

«Вьетнам туризм индустриясе вәкилләре хакимиятнең 15 көнлек визасыз режим нигезләмәсен озайту турындагы карарын хуплады. Әмма бу срокны, бигрәк тә Европадан килгән туристлар өчен бик аз дип санадылар. Алар фикеренчә, ул 30 көнгә кадәр озайтылырга яки илдән китмичә визаны җиңел генә озайту мөмкинлеге булырга тиеш», — дип яза The Thaiger.

Хәзерге вакытта Вьетнамга 24 ил гражданнары гына визасыз бара ала, аларның тугызы ASEAN составына кергән күрше илләр. Чагыштыру өчен, Индонезия 169, Сингапур 158, Малайзия 155, Таиланд 61 илнең туристларына визасыз керү хокукы бирә.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү