Быел Татарстан юлларында 85 кешенең гомере өзелгән

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында 85 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта журналистларга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов әйтте.

«Быел Татарстан юлларында 697 фаҗига килеп чыкты. Аварияләрдә 85 кешенең гомере өзелде», – диде ул.

Матбугат очрашуында Рөстәм Гарипов бүген Бөгелмә районында өч кешенең үлеменә китергән авария булганын әйтте. Ике «Лада» машинасы бәрелешеп, икесенең дә йөртүчеләре һәм бер юлчының гомере өзелде.

Кичә Яшел Үзән районында булган авариядә ике кеше һәлак булды. Анда «Мерседес» йөртүчесе юлның каршы яктагы полосасына чыга һәм сул якка борылырга җыенган «Нива»га килеп бәрелә.


Фикер өстәү