Быел Тукайның туган көнен ничек билгеләп үтәчәкбез? Чаралар исемлеге

Шигърият бәйрәмен яшьләр уздыра, лауреатлар Кремльгә бара. Быел 26 апрель – бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен ничек билгеләп үтәчәкбез? Кайда һәм нинди чаралар узачак? Бу хакта Туган тел көненә багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Билгеле, 26 апрельдә бөтен татар дөньясында узачак чараларның барысын да санап чыгарга кәгазь җитмәс иде. Шуңа без Туган тел көненең традицион, төп чараларын барладык.

Нәрсә? Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру

Кайда? Казан Кремле

Соңгы елларда Тукай премиясе лауреатлары Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында игълан ителә иде. Быел исә аларны Казан Кремлендә тәбрикләячәкләр.

– Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Сүз уңаеннан, быел Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 10 кандидат тәкъдим ителде, – дип сөйләде Татарстан мәдәният министры урынбасары Данил Натфуллин.

Нәрсә? «Печән базарында» беренче милли театральләштерелгән цирк тамашасы

Кайда? Казан циркы

Әлеге спектакль Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән, анда барыбызга таныш булган геройларны күреп булачак. Тамашада республиканың гына түгел, Россия һәм Белоруссиянең атаклы цирк артистлары, Татарстан биючеләре, театр артистлары, танылган җырчылар катнаша. «Печән базарында» тамашасын 26 апрельдән 5 майга кадәр – 10 көн дәвамында күрсәтәчәкләр. Дамир Натфуллин сүзләренчә, аны җәмгысы 16 мең кеше карый алачак. Яшь чикләве 0+, бу тамашаны гаилә белән килеп карарга киңәш итәләр.

– Бу – барыбыз өчен дә яңалык. Аны җәмәгатьчелек ничек кабул итәр – бик кызыксынып көтәбез, – диде тамаша турында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова.

Нәрсә? Шигърият бәйрәме

Кайда? Габдулла Тукай һәйкәле янында

Шигърият бәйрәме цирктагы тамашадан соң үз урынында 14:00 сәгатьтә башланачак. Чараны быел яшь шагыйрьләр уздыра. Сценарийны шуларның берсе Рүзәл Мөхәммәтшин язып әзерләп куйган инде.

– Язучылар берлегенең Әлмәт һәм Чаллы бүлекчәләре үзләрендә шулай ук Шигърият бәйрәме уздырачак, – диде Илсөяр Иксанова.

Нәрсә? «Мин татарча сөйләшәм» акциясе

Кайда? Казан Кремле

Казанның Бауман урамында башланып, узган ел Камал театры янындагы мәйданга күченеп караган акция быел Кремльдә үтәчәк. Яңалыклар моның белән генә бетми. Акция кысасында быел беренче тапкыр «Ташаяк» милли ярминкәсе узачак.

– Елдагыча, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысасында заманча татар музыкасы вәкилләре чыгыш ясаячак, татар телен куллану өлкәсен киңәйтүдә аерылып торган оешмалар бүләкләнәчәк, – дип сөйләде Дамир Натфуллин.

Антипремия дә биреләчәк. Анысы татар телен куллануга битараф булган оешмаларга бирелә. Шулай итеп, «Ташаяк» ярминкәсе 15:00 сәгатьтә эшли башлаячак, ә акция үзе 17:00 башланыр дип көтелә.

Нәрсә? Тукайның туган ягында Шигърият көне

Кайда? Арча

Тукайның туган ягы Арча игътибар үзәгеннән читтә калмаячак, әлбәттә. Илсөяр Иксанова сүзләреннән аңлашылганча, анда бер төркем татар язучылары катнашындагы чаралар 27 апрельгә планлаштырылган.

«Нәкъ Казан артында…»

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры директоры урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова исә «И Казан арты» дигән үзенчәлекле тур-экскурсиягә чакырды. Аның беренчесе 26 апрельдә узачак.

– Казан арты ул – телебезнең, мәдәниятебезнең, сәнгатебезнең, мәгърифәтебезнең бишеге. Аның без белмәгән, без күрмәгән почмаклары, шәхесләре, тарихи сәхифәләре шактый. Дөньяда турлар, экскурсияләр бик күп. Ә менә безнең театраль турның төп үзенчәлеге – аның, исеменнән үк аңлашылганча, театраль булуында, – дип сөйләде ул.

Әлеге тур Биектау районындагы «Иске Казан» музей-тыюлыгында башланып, Ямаширмә, Арча, Кырлай, Олы Мәңгәр, Олы Әтнә аркылы узып, Түбән Бәрәскәдәге таш мәчеттә тәмамланачак. Һәр урында театраль тамаша күрсәтеләчәк, хәтта туристлар ул тамашаларда үзләре дә катнаша алачак.

 

Күрүебезчә, чаралар шактый күп һәм шактый төрле. Бер көн белән генә чикләнү юк. Апрель  ул – гомумән, Тукай ае бит. Быел май, июньдә дә чаралар булачак әле. Әйтик, 2, 3 май Һәм 26 июньгә Камал театрында «Казанга Тукай кайткан» спектакленең премьерасы билгеләнгән. Аны режиссер Айдар Җаббаров куя. Сүз уңаеннан, узган ел без аны Опера һәм балет театрында  Туган тел көненә багышланган чарада караган идек. Бер елдан соң Резеда Зәйниева һәм Айдар Җаббаров Тукае Камал театрына кайта. Үзгәрепме, юкмы – анысын күрербез.


Фикер өстәү