Башланган эш – беткән эш: Хөкүмәт Дәүләт Советында хисап тотты

Алексей Песошиннан хисап, җәйге вакытка күчү һәм бушап калган депутат кәнәфие. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле өченче утырышы әнә шулар белән истә калды. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бу юлы парламентта каралган төп мәсьәлә – республика Премьер-министры Алексей Песошинның Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабы. Сәнәгать өлкәсеме ул, төзелеш тармагы яки сәламәтлек саклаумы, былтыр кайда күпме эш башкарылуы билгеле инде. Шуңа күрә саннарга аерым тукталып тормыйк. Быел көткән эшләргә килгәндә, республика юлларына, мәсәлән, 56 миллиард сум акча түшәргә ниятлиләр.

– 2024 елда республикада Юл эшләре программасын тормышка ашыруга 56,1 миллиард сум акча тотылачак. Аның 9 миллиард сумы – федераль үзәктән, калганы – республика казнасыннан, – диде Премьер-министр.

Җир астында да эш бара. Былтыр Казан метросына 30,5 миллион кеше утырган әнә. «Казан метрополитены үсә. Моңа бәйле эшләрне республика бюджеты хисабына алып барабыз», – диде Алексей Песошин. Ул Фучик урамыннан Сахаров урамына таба баручы линия төзелешен дә искә алды. «Анда эшләр 2027 елда төгәлләнер дип фаразлана», – диде Премьер-министр.

«Авырткан җир»ләр дә бар. Аерым алганда, Алексей Песошин әйтүенчә, республикада коммуналь челтәрләрнең өчтән бер өлеше тузган. Моның ил күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә икәнен дә әйтте ул. Татарстанда коммуналь челтәрләрнең гомуми озынлыгы 26,5 мең чакрым тәшкил итә. Премьер-министр сүзләренә караганда, инженерлык челтәрләрен яңарту зур чыгымнар таләп итә. Бу хакта сөйләгәндә, тармакка инвестицияләр җәлеп итү чарасы буларак, концессион килешүләрне атады ул. Алексей Песошин искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин бу мәсьәлә буенча федераль программа булдыру турында карар кабул итте. Әлеге юнәлештә республиканың үз программасы гамәлдә булса да, федераль дәрәҗәдәге чаралар зуррак мөмкинлекләр ачачак, дип киләчәккә ышаныч белдерделәр утырышта.

Торак төзелешенә килгәндә, Татарстанда төзелештә өлешләп катнашып, акчасыз да, тораксыз да калучылар мәсьәләсе былтыр хәл ителеп беткән.

– Республикада алданган «өлешче»ләр мәсьәләсе хәл ителде, – диде Алексей Песошин. – 2007–2023 елларда Татарстанда шундый 146 объект кулланышка тапшырылды. Нәтиҗәдә 18,6 меңнән артык кеше тораклы булды.

Депутатларның Хөкүмәт җитәкчесенә сораулары да шактый җыелган иде. Форсаттан файдаланып, мигрантлар турында сорадылар. «Мигрантлар мәсьәләсе күпкырлы. Бу эштә җавапларга караганда сораулар күбрәк», – диде Алексей Песошин. Аның сүзләренчә, бүген мигрантларны бездәге тормышка җайлаштыру, рус телен өйрәтү, террорчылыкка каршы куркынычсызлык кебек мәсьәләләр көн кадагында тора. «Шуны да аңларга кирәк: хәзерге шартларда, бигрәк тә оборона комплексы предприятиеләре һәм, гомумән, барлык тармакларда эшчеләргә ихтыяҗ зур булганда, без кадрлар мәсьәләсен мигрантлардан башка хәл итә алмаячакбыз», – диде ул.

Татарстанда тәүге чүп яндыру заводы киләсе ел азагында төзелеп бетәргә мөмкин. Әлегә исә инвесторның җиһазлар белән тәэмин итүгә бәйле кыенлыклары килеп чыккан. Тик мәсьәлә хәл ителмәслек түгел. «Инвестор – яхшыга өметләнә торган кеше. Ул төзелеш эшләрен 2025 елның азагында тәмамларга ниятли», – диде Премьер-министр.

Татарстанда ел фасылына карап, сәгать телләрен кабат күчерә башларга да тәкъдим иттеләр. Депутат Альберт Яһудин искәрткәнчә, без озак еллар җәйге һәм кышкы вакыт белән яшәдек. «Алдан алган фаразларга караганда, июль уртасында кояш 02:30 сәгатьтә чыгачак һәм 20:00 сәгатьтә баеячак. Шуңа күрә җәйге вакытка күчү икътисадый яктан отышлырак», – диде ул һәм җәйге вакытка – ике сәгать, ә кышкысына бер сәгать өстәргә тәкъдим итте. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сәгать телләрен күчерүнең икътисадый отышлылыгы, кеше сәламәтлегенә тәэсире кебек якларын өйрәнү өчен, Татарстан Хөкүмәтенә хат юлларга вәгъдә итте.

Сессиядә соңгы көннәрдә халыкны хафага салган мәсьәлә турында да сөйләштеләр. Пилотсыз очкычлар һөҗүме турында бара сүз. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, зур предприятиеләрне саклау өчен акча бүлеп бирелде. «Махсус хәрби операция барган, Украина националистлары акча, корал, снарядлар белән күпме кирәк – шулкадәр тәэмин ителгән бер мәлдә, барысына да әзер булып торырга кирәк.

Кызганычка, пилотсыз очкычлар безгә дә килеп җиткәли», – диде ул.

Дәүләт Советында бер кәнәфи дә бушады. Депутатлар Рәис Сөләймановның депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирде. Билгеле булганча, ул Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. «Китәсездәмени, аккошлар, дип җырларсың», – дип озатып калды Фәрит Мөхәммәтшин яңа вазыйфага билгеләнгән Рәис Сөләймановны. Ә менә бу ел башында Торак инспекциясе башлыгы итеп билгеләнгән Александр Тыгин урынына бертавыштан «Водоканал» предприятиесе җитәкчесе Андрей Егоровны сайлап куйдылар.


Фикер өстәү