Татарстанда берничә бала «дуңгыз яңагы» йоктырган

Чаллыда паротит (халык телендә “дуңгыз яңагы” дип йөртелә) йоктыру очраклары булган. Бу хакта “Татар-информ” автомобиль төзүчеләр шәһәренең Cәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

“Авыру чегән халкы вәкилләре арасында, башлыча балалар арасында таралган. Гадәттә чегәннәрнең гаиләләре зур була һәм алар Россиянең төрле шәһәрләре буйлап күченеп йөри. Инде әллә кайчан онытылган йогышлы авыруның көчәеп китү сәбәбе шуңа бәйледер, мөгаен. Шулай ук чир йоктыручыларның берсе дә прививка ясатмаган”, – дип билгеләп үтелгән идарәдә.

Сырхауларның барысы да уңышлы дәваланып, Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгарылган да инде.

Исегезгә төшерәбез: “дуңгыз яңагы” – һава аша төкереп тамчылары белән тарала торган йогышлы авыру. Чир колак тирәсендәге төкерек бизләренең шешүенә китерә. Шул ук вакытта яңаклар да шешенә (дуңгыз яңагына охшап кала), колак очлары як-якка тырпая. Кайбер очракларда паротит менингит, панкреатит, орхит (ир-атларның күкәйлекләре тукымасы ялкынсыну – малайларның нәсел калдыру сәләтен юкка чыгаруы бар) авыруларына китерә. Моннан тыш паротит кичерүчеләрдә чукраклык, шикәр чире пәйда булырга мөмкин.

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары искә төшереп үткәнчә, куркыныч чирне булдырмас өчен прививка ясатырга кирәк. Вакцинация Профилактик прививкалар календарына кертелгән. Берьюлы өч авыруга – кызамык, кызылча (краснуха) һәм паротитка каршы прививка ясала. Беренче тапкыр – балага 1 яшь тулгач, 6 яшьтә – прививка кабат ясала.


Фикер өстәү