Татарстанда «җәйге вакыт»ка күчү мәсьәләсен тикшерәчәкләр

Татарстанда ел фасылына карап, сәгать телләрен кабат күчерә башларга мөмкиннәр. Мондый тәкъдимне Татарстан Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә җиткерделәр.

Депутат Альберт Яһудин искәрткәнчә, без озак еллар «җәйге» һәм «кышкы» вакыт белән яшәдек. «Алдан алган фаразларга караганда, июль уртасында кояш 02:30 сәгатьтә чыгачак һәм 20:00 сәгатьтә баеячак. Шуңа күрә «җәйге вакыт»ка күчү икътисадый яктан отышлырак», – диде ул.

Аның әйтүенчә, Мәскәү вакыты – Мәскәү һәм якын-тирәдәге төбәкләргә генә туры килә. «Татарстан көньяктарак урнашкан. Бездә кояш чыгу вакыты башкачарак. Самара, Ульяновск кебек күп кенә күршеләребез бездән бер сәгать аерма белән яши. Оренбург һәм Уфада аерма ике сәгать тәшкил итә», – диде депутат.

Шуңа күрә дә җәйге вакытка – ике сәгать, ә кышкысына – бер сәгать өстәргә тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, депутатлар бу мәсьәләне беренче тапкыр гына күтәрми. Шуңа күрә сәгать телләрен күчерүнең икътисадый отышлылыгы, кеше сәламәтлегенә тәэсире кебек якларын өйрәнү өчен, Татарстан Хөкүмәтенә хат юллаячакбыз, диде.


Фикер өстәү