Парламент башкача эшли башлый

Дәүләт Советы коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә “махсус эш режимы”на күчәргә мөмкин. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Дәүләт Советы Регламентына тиешле үзгәрешләр каралды. Алар парламент сессиясендә кабул ителгәннән соң гамәлгә керәчәк.

Бүген Комитет утырышы беренче тапкыр интернет аша үткәрелде. “Республикада көчәйтелгән әзерлек режимы һәм чикләү чаралары кертелде. Мондый шартларда Дәүләт Советы үзенең эшчәнлеген туктатмый, парламент яңа эш тәртибенә күчте. Массакүләм чаралар үткәрелми, депутатлар өйдән торып эшли, – диде комитет рәисе Шакир Яһудин. – Гражданнарны кабул итү дә, бүгенге утырышыбыз кебек, онлайн-режимда алып барыла. Парламент тарихында тәүге шундый тәҗрибә бу. Конституция нигезендә, парламент – даими эшләүче дәүләт органы. Димәк, ул эшләргә һәм кирәкле карарлар кабул итәргә тиеш. Интернет моны теләсә кайсы шартларда хәл кылу мөмкинлеге бирә”.
Шулай итеп, “махсус эш тәртибе” Дәүләт Советы, Президиум, фракцияләр һәм депутатлар төркемнәре, комитетлар һәм комиссияләр утырышларын видеоэлемтә режимында үткәрүне күздә тота. Мондый утырышта карарлар, электрон системадан файдаланылмыйча, ачык тавыш бирү нигезендә кабул ителәчәк.
Моннан тыш кичектереп булмый торган кайбер чыгарма очракларда Дәүләт Советы, Президиум, комитетлар һәм комиссияләр карарларын сораштыру юлы белән кабул итү мөмкинлеге күздә тотыла. Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, депутатларны сораштыру юлы белән тавыш бирү процедурасы Дәүләт Советы регламентында бар да икән инде. “Комитетлар һәм комиссияләр карарларын сораштыру юлы белән кабул итү өчен сораштыру кәгазьләреннән файдаланыла. Аларда һәр мәсьәлә буенча комитет, комиссия әгъзасының фикере чагыла”, – дип басым ясап әйтте комитет башлыгы.
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, “махсус режим”да утырыш үткәрү тәртибен аңлатып үтте. Республика территориясендә видеоэлемтә өчен депутатларга алты мәйданчык оештыру планлаштырыла: аларның һәркайсында хисап комиссиясе булдырылачак. Фикер алышу видеэлемтә рәвешендә үткәреләчәк. Тавыш бирү өчен электрон система кулланылмаганлыктан, кул күтәрергә кирәк булачак. Мәйданчыларда тавышлар бер үк вакытта исәпләнеләчәк. Һәрбер депутатның теге яки бу мәсьәлә буенча сорау бирү яки фикерен белдерү мөмкинлеге булачак. Һәр мәйданчыкта күп дигәндә 20 депутат эшләячәк.
Комитет утырышында депутатлар игътибарына башкарма хакимият органнарының 2019 елдагы эшчәнлеге турында хисап та тәкъдим ителде. Шул рәвешле Дәүләт Советында Хөкүмәтнең узган елдагы эшенә йомгак ясалган төп документ буенча фикер алышу башланды.
Хөкүмәт эше турында хисап Дәүләт Советының киләсе утырышында карап тикшереләчәк.


Фикер өстәү