Яугир Фатыйма Асанованың аянычлы язмышы: «Сине чиратка куярлар, бәлки берничә елдан ни дә булса тәкъдим итәрләр»

Яугир һәм хатын-кыз. Бер караганда, бу ике төшенчәне берничек тә янәшә куеп булмый кебек. Әмма ватаныбызга илбасарлар басып кергәч, байтак кына хатын-кызларыбызга, сугышчылар сафына басып, яугир булырга, дошманга каршы торырга туры килгән.

Шундый асыл ватандашларыбызның берсе – кырымтатар халкының куш йөрәкле кызы Фатыйма Асанова булган икән. Дустым Рафаилгә кунакка баргач, Фатыйма ханымның күргән-кичергәннәрен кызы Зарема Ходжаевадан ишетеп, хәйран булып кайттым. Ул егерме яшендә, Симферопольдәге медицина училищесын тәмамлауга, сугышчы язмышын сайлаган, 1941 елның ноябреннан 1944 елның маена кадәр легендар Василий Черный отрядында – Кырым партизаннарының Көньяк берләшмәсендәге Бакчасарай отрядында шәфкать туташы булган икән. Тау араларындагы тарлавык­ларда, урман эчләрендә ике ел ярымнан артык яшәп, җәяүләп йөзләрчә чакрым юл үтеп, дошман күңеленә коткы-шом салган, әле тегендә, әле монда зыян китереп торган алар. Бу дәвердә яраланган шактый сугышчының яраларын бәйләгән, урау-урау юллар кичеп, госпитальгә салып сихәтләндерүгә ирешкән, үзе дә өч мәртәбә яраланган ул. Баш сөягенә тияр-тимәс, колак артында сакланып калган пуля кыйпылчыгы гомер ахырына кадәр озата барган аны. Сирәк-мирәк, бәйрәм көннәрендә генә тага торган алты медале – шул шанлы елларның бер истәлеге дә инде.

Ни кызганыч, партизан тормышының ахыры, Кырымны азат итү кырымтарларын туып үскән җирләреннән, ватаннарыннан куу белән тәмамлана. Илгә хыянәт иткән дигән нахак бәла тагып, аларның күпчелеге Үзбәкстан тарафларына куыла. Асановларны Бохара өлкәсендәге Нәваи районының «Нарпай» совхозына (Кармана бистәсе) урнаштыралар. Шушындагы җирле хастаханәдә Фатыйма ханымга 44 ел буе шәфкать туташы булып эшләргә язган икән. Шушында гомерлек ярын – Усман Ходжаевны очрата, өч бала таба ул.

…Солдат хатлары дигәндә күпләребез сугыш вакытында язылган өчпочмаклы хатларны гына күз алдына китерә. Миңа калса, сугыштан соң да элемтәләрне өзмичә, аралашып, хәбәрләшеп, хәл белешеп торган яугирләрнең хатлары да шул өммәттә саналырга хаклы. Зарема ханымның шәхси архивында мәшһүр комиссар Василий Черныйның 1990 елда яудашы, аркадашы Фатыйма Асановага язган ике хаты сак­лана. Сугыш тәмамлануга 45 ел узса, туп тавышлары күптән тынса да, әле дә алардан дары исе, югалту хәсрәте саркылып-бөркелеп тора сыман. Берсендә комиссары аңардан: «Сугышчыларым исемлегендә Зарә Шәрифова дигән кешенең исем-фамилиясе саклана. Мин аны хәтерләмим, ул безнең отрядка ничек килеп эләкте, тора-бара язмышы ничек булды икән, син белмисеңме?» – дип кызыксына. Икенче хат тагын да гыйбрәтлерәк.

«Син кайтырга уйлыйсыңмы? Кырымга күчеп кайту һаман катлаулы проблема булып кала. Ни генә булмасын, син Бакчасарай райисполкомына, Кырым өлкәсе башкарма комитетына гариза язып кара әле. Анда Кырымнан сөрелгәннәрне кайтару буенча бүлек бар. Ул бүлекнең җитәкчесе – атаклы партизан-разведчик Бәкер Османовның улы Юрий Османов. Сине чиратка куярлар. Бәлкем, берничә елдан ни дә булса тәкъдим итми калмаслар дип уйлыйм», – дип яза анда комиссар. Бу юлларны тыныч кына уку мөмкин түгел. Кырымны илбасарлардан азат итү өчен җанын аямыйча кан түккән кешегә, «бәлкем, берничә елдан ни дә булса тәкъдим итми калмаслар» ди­сеннәр инде. Билгеле, бу мәсьәләнең уңай хәл ителәсенә ышанып бетмәсә дә, Черный хатны изге нияттән язган. Мөгаен, Фатыйма ханымның бик кайтасы килгәндер, 1997 елгача, вафатына кадәр шул хыялы белән яшәгәндер. Ире, туганнары, балалары да куәт биреп, дәртләндереп тора бит. Кирәк кадәр сәфәр акчасы җыела, күчтәнәчләр дә алына. Әмма юлга чыгар көн җиткәндә генә  кайтудан баш тарта яугир ханым. Күрәсең, туган җиреннән сөргәннәрен гафу итә алмаган, тәмам рәнҗегән булган ул. Үзенчә хаклы да бит: инде кендек каның тамган йортыңа башкалар хуҗа булып алган, никадәр хаклы булсаң да, кире кайтармыйлар, шул ук вакытта алмашка башка йорт та бирмиләр бит. Әллә кемнәрнең бусагаларын атлап кереп, баш иеп, ялынып йөрисе килмәгән аның. Югыйсә хакимиятләр элгәре түрәләрнең җинаятьләре өчен гафу үтенеп, гаделлекне тергезергә тырышырга тиеш иде дә бит. Юк шул, юк…

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү