Татарстан укучыларына ике мең планшет кайткан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча аз керемле күпбалалы гаиләләрдән 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучылары өчен ике мең планшет сатып алынган. 900дән артыграк гаджет Казан, Түбән Кама, Алабуга, Тәтеш, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш районнары һ.б. мәгариф идарәләре җитәкчеләренә җибәрелеп, балаларның ата-аналарына тапшырылган да инде.
Хәтерләсәгез, Рөстәм Миңнеханов 8 апрельдә онлайн дәресләрдә «катнашып», авыл һәм шәһәр мәктәпләре укытучылары, балалар белән аралашкан иде. Шул чагында Президент, өйләрендә компьютерлары булмаган балаларга барлыгы 30 миллион сумнан артыграк суммага 2 мең планшет сатып алу турында карар кабул итте. Планшетлар 15 апрельгә кадәр тапшырылачак. Моннан тыш үзизоляция чорында 480 мәктәпнең мохтаҗ укучыларга уку елы азагына кадәр 2 мең берәмлектән артыграк компьютер биреп торганлыгын да искәртик.
Аз керемле гаиләләрдәге балаларга өйдән торып уку өчен шартлар тудыруга һәркайсыбыз хәленнән килгәнчә ярдәм итә ала. Моның өчен үз мәктәбеңә компьютерлар, ноутбук, смартфон, гаджетлар тапшырырга, интернет-трафик өчен түләргә була. Акциягә иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр, шәхси затлар кушылган да инде.


Фикер өстәү