Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы турында: “Могҗиза көтүдән мәгънә юк, эшләргә кирәк!”

Авыл хуҗалыгында узган елга йомгак ясадылар. Мактавы да, шелтәсе дә, кисәтүе дә шактый булды. Уңыш белән бергә уңышсызлыкларныда искә алдылар, бурычлар һәм максатлар турында да сүз булды.

Кукмара – алда, Әгерҗе – артта
Коллегия башланыр алдыннан Президент Рөстәм Миңнеханов районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә яңа автомобильләр тапшырды һәм «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсен карады. Биредә бу көннәрдә Россиянең 30 төбәгеннән, 50 шәһәрдән, чит ил компанияләреннән 200 дән артык предприятие үз продукциясен тәкъдим итә.
Коллегия вакытында төп доклад белән чыгыш ясаган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тармакта тулай продукт күләме 263,4 млрд сумны тәшкил итүен җиткерде. Бу күрсәткәч буенча республика Россия төбәкләре арасында – дүртенче, Идел буе федераль округында беренче урында тора икән.
Министрлык ел саен көчле һәм артта баручы районнар рейтингын төзи. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Әтнә, Тукай һәм Саба районнары алдынгылыкны бирмәгән. Балтач, Арча, Минзәлә кебек районнар да яхшы күрсәткечкә ирешкән. Алар, 2019 ел белән чагыштырганда, җиде баскычка күтәрелгән.
Ә менә Лаеш, Питрәч, киресенчә, түбән тәгәрәгән.
– Болай барсалар, “кызыл зона”га да эләгергә мөмкиннәр, – диде министр Марат Җәббаров. – Шулай ук Чирмешән, Спас, Баулы һәм Балык Бистәсе районнарына да иркен суларга иртәрәк әле. Сез үз мөмкинлекләрегезне тулысынча файдаланмыйсыз. Чирмешән районында 1 гектар мәйданга туры килгән керем 17,2 мең сумны тәшкил итә. Бу республикадагы уртача күрсәткечтән 2,5 тапкырга түбәнрәк. Спас районында бер гектардан алынган табыш 18 мең сумнан артык. Аның каравы, күршедәге Әлки районы гектарыннан 50 мең сум керем алган.
Узган ел Нурлат, Азнакай, Лениногорск районнары өчен дә уңышлы ел булган дип әйтеп булмый. Алар 3-7 баскычка түбәнгә төшеп, “кызыл зона”га эләккән. Министр әлеге район башлыкларына алга таба эшләү тәртибен карарга кушты.
Югары Ослан, Әгерҗе, Яңа Чишмә һәм Әлмәт районнары менә инде өченче ел рәттән рейтингның соңгы баскычында кала бирә.
– Бу районнар артта бара һәм моны үзгәртер өчен бернинди адым да ясамый. Хөрмәтле, район башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары белән бергәләп проблемалы хуҗалыклар белән эшләү системасын булдырыгыз һәм актив рәвештә инвесторларны җәлеп итегез, – диде министр.
Артта баручы районнарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шелтәләп алды.
– Балтач, Зәй, Кукмара гектарыннан 40 центрдан артык уңыш җыеп алганда, Әгерҗе, Әлмәт, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнары начар эшли. Димәк, аларда системалы эш юк. Шул ук Балтач, Кукмара районнарының да туфраклары бик үк яхшы түгел бит, – диде ул.
Президент әйтүенчә, уңыш җыеп алу кебек үк, сөт саву да нәтиҗәле булырга тиеш.
– Без 200 тонна һәм аннан да күбрәк сөт савып алучы районнар белән горурланабыз. Кукмара, Әтнә, Балтач, Актаныш, Саба районнары бар. (Сүз уңаеннан, республикада җитештерелә торган сөтнең 32 проценты шушы районнарга туры килә. Аларның һәркайсы көн саен сөт сатып 8 млн сум табыш ала. – авт.) “Вахит” хуҗалыгында да савым 100 тоннадан артып киткән. Бу бер хуҗалык кына. Шуннан чыгып үзегезгә бәя бирегез. Анда да шундый ук кешеләр эшли, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Чирмешән, Менделеевск, Кама Тамагы, Мөслим, Спас районнарында 16-20 тонна сөт савып алуларын әйтеп шаккатырды.
– Монда сөт җитү-җитмәүдә түгел. Татарстан халкы өчен сөт җитә. Ләкин анда яшәүчеләр хуҗалыктан ниндидер керем алырга тиеш бит. Сөт – төп керем чыганагы. Аның белән шөгыльләнмәсәк, хезмәт хакын нәрсә хисабына түлисең?! Сөтең булмаса, бернәрсә дә эшләп булмый. Тагын бер тапкыр әйтәм: могҗиза булмый, терлекчелек белән шөгыльләнергә кирәк, – диде Президент.
Хикмәт сандамы, сыйфаттамы?
Моннан тыш, узган ел 28 районда терлек саны 22 мең башка кимегән. Аеруча иң күп югалту, әлеге дә баягы, Аксубай, Нурлат, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама, Әгерҗе районнарында. Ә менә Кукмара, Мамадыш, Әтнә һәм Саба районнарында терлек саны, киресенчә, арткан.
– Аксубай, Нурлат, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама, Әгерҗе районнары, сез нәрсә уйлыйсыз? Башка юл юк. Сездә завод-фабрикалар юк. Сезнең төп керемегез – ит һәм сөттән. Кайбер районнарның бөтенләй үсешләре юк. Алар эзләмиләр дә, уйламыйлар да… Монда ниндидер нәтиҗә ясарга кирәк, – диде ул.
Марат Җәббаров исә терлек саны кимүнең сәбәпләрен сыерларны сәламәтләндерү яки җитештерү югарырак булган терлеккә алыштыру белән бәйләп аңлатты. Продуктивлык мәсьәләсенә Рөстәм Миңнеханов та аерым тукталды. Әгәр без сөт җитештерү буенча лидерлар рәтендә булсак, продуктивлык буенча мактанырлыгыбыз юк. Төбәкләр арасында нибары 35 нче урында гына торабыз. Бу мәсьәләне чишү юлларын Рөстәм Миңнеханов азык әзерләү үзәкләре төзүдә һәм цифралы технологияләр куллануда күргәнлеген әйтте.
Сүз уңаеннан, Марат Җәббаров әйтүенчә, алдагы ике елда Татарстанда 9700 башка исәпләнгән тагын яңа ун сөтчелек комплексы төзергә уйлыйлар.
– Узган ел 6400 башка 16 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган. Бу – елына өстәмә 40 мең тонна сөт алу мөмкинлеге бирде, – диде министр. – Татарстан үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Җан башына куллану нормаларыннан сөтне – 37, итне 25 процентка күбрәк җитештерәбез.
Президент “таягы”ның каты башы биологик ресурлар буенча дәүләт комитетына һәм Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә дә эләкте. Билгеле булганча, узган ел республикага Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы үтеп кергән иде.
– Комитетка кыргый хайваннар, аеруча кабаннарның таралуын һәм хәрәкәтен контрольдә тотуны арттырырга кирәк, – диде ул. – Ветеринария идарәсенә килгәндә, Африка чумасын кертүгә дә юл куйдыгыз, каян кергәне – анысы сезнең эш, кош гриппыннан да дүрт район зыян күрде. Сезнең бүлекчәләрегез бар, безне вакытында кисәтмәдегез, чарасын күрмәдегез.
Марат Җәббаровны да: “Ветеринария иминлеге буенча катгый контроль булсын”, – дип кисәтте.
– Авызыгызны ачып йөрмәгез, иң кырыс таләпләр куелырга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ветеринария өлкәсенә җаваплы ведомство һәм район башлыкларына.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү