Путин бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакына бәйле хәлләрне өйрәнергә кушкан

Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетыннан һәм төбәкләр хакимиятләреннән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакына бәйле вазгыятьне игътибар белән өйрәнүне таләп иткән, дип хәбәр итә ТАСС.
“Хөкүмәттән, Россия Федерациясе субъектлары белән берлектә, илнең барлык төбәкләрендә бюджет өлкәсендә эшләүче барча кешенең хезмәт хакы күләменә бәйле хәлләрне бик тиз һәм чиктән тыш игътибарлы өйрәнүне сорыйм”, – дип әмер биргән дәүләт башлыгы Министрлар Кабинеты әгъзалары белән видеоэлемтә режимында үткәрелгән киңәшмәдә.
Путин әйтүенчә, бүгенге цифрлы, мәгълүмати мөмкинлекләр моны һәр бюджет оешмасына карата гына түгел, һәр конкрет белгечкә карата да хәл кылу мөмкинлеге бирә. “Бүген бездә мондый мөмкинлекләр бар. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы буенча тулы, объектив мәгълүматлар кирәк”, – дигән Президент.
“Мондый анализ, уртача гына, оешма дәрәҗәсендә генә ясалырга тиеш түгел. Һәрбер белгечнең хезмәт хакына төшенергә кирәк”, – дип бурыч куйган дәүләт башлыгы.


Фикер өстәү