Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россия Дәүләт советы Президиумы утырышында катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында гомуми белем бирү системасын үстерү мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты Матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, мәгариф һәм аны үстерү – гомум илкүләм көн тәртибе мәсьәләләре, төп дәүләт өстенлекләренең берсе, җәмгыять өчен бик мөһим. РФ Президенты сүзләренә караганда, илнең барлык мәктәпләрендә дә балаларның сәләтләрен һәм талантларын ачу, аларның рухи һәм физик көчләрен ныгыту өчен шартлар тудырырга омтылырга кирәк.

Владимир Путин искә төшергәнчә, «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында, мәктәп укучылары саны артуны исәпкә алып, 2024 елга Россиядә 1300 яңа мәктәп төзү планлаштырыла. «Моннан тыш, июнь аенда мин Хөкүмәткә, төбәкләр белән берлектә, авыл мәктәпләренә акцент белән, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча махсус программа әзерләргә куштым. Бүген инде мондый программаның конкрет параметрларын атап була. 2026 ел ахырына кадәр 7300дән артык мәктәпне ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән якындагы ике елда 3000ләп мәктәп», — диде Россия Президенты.

Владимир Путин мәгариф сыйфаты темасына аерым тукталды. «Безнең максат – барлык мәктәпләрдә дә белем бирүне югары дәрәҗәдә тәэмин итү. Иң мөһиме – безнең балаларга төп фәннәр буенча фундаменталь белем бирү һәм аларны тормышта кулланырга өйрәтү. Булачак һөнәрләрен мөмкин кадәр элек ачыкласыннар өчен, аларның сәләтләрен ачу өчен шартлар тудырырга. Төрле сәбәпләр аркасында белем алу кыенлыклары кичергән балаларга ярдәм итәргә», — диде Дәүләт башлыгы.

Шулай ук РФ Президенты укытучыларның хезмәт хакы мәсьәләсенә дә тукталды. «Соңгы елларда укытучыларның уртача хезмәт хакы артты, бигрәк тә көчле икътисадый һәм бюджет потенциалы булган төбәкләрдә. Әмма шул ук вакытта гамәлдәге системаны яңартуга, укытучы һөнәренә, квалификациясенә карата яңа арта баручы таләпләрне исәпкә алырга кирәк. Димәк, җәмгыятьтә укытучылар хезмәтенең абруен күтәрү өстендә эшләргә кирәк», — дип өстәде Владимир Путин.


Фикер өстәү