Авыл хуҗалыгы буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле булды

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен көчле һәм артта баручы районнар рейтингын төзи.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Әтнә, Тукай һәм Саба районнары алдынгылыкны бирмәгән. Балтач, Арча, Минзәлә кебек районнар да яхшы күрсәткечкә ирешкән. Алар, 2019 ел белән чагыштырганда, җиде баскычка күтәрелгән.

Ә менә Лаеш, Питрәч, киресенчә, түбән тәгәрәгән.

– Мондый темплар белән барсалар, “кызыл зона”га да эләгергә мөмкиннәр, – диде министр Марат Җәббаров. – Шулай ук Чирмешән, Спас, Баулы һәм Балык Бистәсе районнарына да иркен суларга иртәрәк әле. Сез үз мөмкинлекләрегезне тулысынча файдаланмыйсыз. Чирмешән районында 1 гектар мәйданга кергән керем 17,2 мең сумны тәшкил итә. Бу республиканың уртача күрсәткеченнән 2,5 тапкырга түбәнрәк. Спас районында бер гектардан алынган табыш 18 меңнән артык. Аның каравы күршедәге Әлки районы гектарыннан 50 мең сум керем алган. Узган ел Нурлат, Азнакай, Лениногорск районнары өчен дә уңышлы ел булган дип әйтеп булмый. Алар 3-7 баскычка түбәнгә төшеп, “кызыл зона”га эләккән. Министр әлеге район башлыкларына алга таба эшләү тәртибен карарга кушты.
Югары Ослан, Әгерҗе, Яңа Чишмә һәм Әлмәт районнары менә инде өченче ел рәттән рейтингның соңгы баскычында кала бирә.

– Бу районнар аутсайдер позициясен алып тора һәм моны үзгәртеп өчен бернинди дә адымнар ясамый. Хөрмәтле, район башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары белән бергәләп проблемалы хуҗалыклар белән эшләү системасын булдырыгыз һәм актив рәвештә инвесторларны җәлеп итегез, – диде министр.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү