Айзат Хәйруллин, артист (Әтнә театры):
– Андый уйлар һәр кешедә вакыт-вакыт туадыр инде ул. Эштән туеп киткән бер мәлдә, күңел белән әллә кайларга китеп, әллә нинди эшләргә урнашып аласың. Шуннан ял итеп, көч туплап, эшкә барасың да, хезмәттәшләреңне күргәч, мондый яхшы коллективны ничек ташлап китмәк кирәк, дип уйлап куясың. Әле мин югары белем алам, шуңа эш урыным укыр өчен бик әйбәт. Эш алыштырырга уйласам да, хезмәт хакы югарырак түләнгән урыннарны караячакмын. Бәлки театр, сәнгать дөньясын ташлап, гомумән башка юнәлеш буенча китәрмен.
Әлфия Җиһаншина, хисапчы (Питрәч районың Царево бистәсе):
– Тикшерүләр килгәндә, эш артып киткәндә, хуҗалар бәйләнгәндә, эшне ташлап, берәр урманга качасы килә, әлбәттә. Шуннан, без булмаган җирдә генә рәхәт, дип уйлап куясың да, җиң сызганып, эшкә керешәсең. Мин алай еш эш алыштырып йөрмим, ләкин үз бәямне беләм. Эш алыштырырга теләүчеләргә дә, куркып тормагыз, дияр идем. Хәзер эшсезләргә караганда, эш тәкъдим итүчеләр күбрәк. Кулы эш белгән, белеме булган беркем дә эшсез калмаячак.
Алсинә Сибгатуллина, полиция хезмәткәре (Биектау районы):
– Мин 19 ел инде полиция хезмәткәре булып эшлим. Минем өчен иң мөһиме – коллективтагы мохит. Бергә эшли торган хезмәттәшләрең бик авыр кешеләр һәм сине хөрмәт итмиләр икән, мондый эштән качарга кирәк. Хәтта хезмәт хакы югары булса да. Гомеребезнең күп өлеше эштә уза. Шулай булгач, күңелебезгә хуш килә торган эш урыннарында эшләргә язсын. Һәр көнне үзеңне көчләп эшкә бару дөрес түгел, дип саныйм. Үзем әле эшемнән бик канәгать, шуңа күрә башка эш урыннары белән кызыксынганым юк.
Илзирә Мөхәммәдиева, ветеринария табибы (Казан):
– Мин – биш елга бер эш урынын алыштыручылар рәтеннән. Хезмәт хакы, эш шартлары ошамый икән, гариза язам да китәм. Үземә ошамаган җирдә эшләргә яратмыйм. Эшсез ярты ел утырган вакытларым да булды. Өч балабыз бар, шуңа күрә эшкә йөрмәсәм дә, бер минут тик торганым юк. Дөрес, өйдәге эш өчен хезмәт хакы түләмиләр. Хәзерге вакытта Казанда төрле ветеринария клиникалары бик күп. Бүген гариза язсам, иртәгә эш табачагыма ышанам. Шуңа күрә эшсез калудан курыкмыйм. Эт, мәчеләр асраучылар көннән-көн артып тора. Хайваннар да авырый, аларга да табиб кирәк.
Ләлә Рәхимова, кибетче (Яшел Үзән районының Осиново бистәсе):
– Бер ел элек эшемне алыштырдым. Минем өчен бу тормышымда бер зур вакыйга булды, дисәм дә ялгышмам. Чөнки 20 ел «Татарстан Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә режиссер ярдәмчесе булып эшләдем. Китсәм, башка җирдә булдыра алмам кебек тоела иде. Хәзер ник иртәрәк китмәгәнмен икән дип уйлыйм. Түбән хезмәт хакына эшләп, вакытымны бушка үткәреп йөргәнмен. Дөрес, гариза язып кайткач, курку хисе биләп алды. Хәзер мин кая барам инде, дигән уйлар да борчыды. Белемем буенча мин укытучы, ләкин бер көн дә мәктәптә эшләп караганым булмады. Шуннан мәктәпкә эшкә бару теләгем дә юк иде. Эшне төрле интернет-платформаларда эзләдем. Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына, диләрме әле. Мөселман кибетенә кибетче, заманча итеп әйтсәк, консультант кирәклеген белеп, аларга мөрәҗәгать иттем. Хәзер бер эш урынына ябышып ятарга кирәкмәгәнлеген бик яхшы аңлыйм.
Раян Гарифҗанов, эретеп ябыштыручы (Арча районы):
– Армиядән хезмәт итеп кайтып, эшкә урнашуыма бер ел гына әле. Казанга йөреп эшлим. Арча районында яшәүчеләр өчен бу – гадәти күренеш. Эшне әллә ни озак эзләдем дип әйтә алмыйм. Дөрес, кайбер җирләрдә эш тәҗрибәгез юк, алмыйбыз, дип борып та чыгардылар. 20 яшьлек кешедә нинди тәҗрибә булсын инде. Укып бетереп диплом алдым да хезмәт итәргә киттем. Арчада да эш тапкан булыр идем анысы, ләкин Казанда хезмәт хаклары югарырак. Ялкауланмасаң, өстәмә эш тә табып була. Әлегә мин тәҗрибә туплыйм, шуннан тагын да күбрәк акча эшләп була торган урыннарны карарга җыенам. Бер урында утырып тора торганнардан түгел мин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез