Балтач районының иң өлкән волонтеры, сигезенче дистәсен ваклаучы «Мама Лена» – Елена Вәлиева: «Бармый түзә алмыйм», – ди.
– Лена апа, сезнең социаль челтәрләрдә таралган көндәлекләрегезне укыгач, күпләр: «Без белгән Ленамы соң бу?» – ди торгандыр. Үзебез дә шулай дибез (Лена апа безнең авыл килене, күрше авыл кызы. – Авт.). «Ат йөрәкләре бардыр анда», – дип тә өстибез...
– Ат йөрәге үк түгел үзе. Ике тапкыр инфаркт кичереп, йөрәк белән исәптә торам. СВОдагы егетләргә ярдәм илтеп кайткан саен шикәрем дә күтәрелә. Табиблар, хастаханәгә дәваланырга керергә, дигәннәр иде. Анда кереп, тынычлап ята алмыйм инде мин.
– Ерак сәфәрдән сез җибәргән язмаларны укыгач, видеоларны карагач, исән-сау кайтса, башка анда бармас инде диярлек... Ә сез, кайтып керүгә, икенче сәфәргә әзерләнә башлыйсыз.
– Юк, бармый түзә алмыйм инде мин. Андагы хәлләрне үз күзең белән күргәннән соң, безне ничек көткәннәрен белгәннән соң, берничек тә бармый калып булмый. Кайтып кергәнче үк инде егетләрдән сораулар килә, «тегендә» чакта ук та нәрсә кирәген әйтәләр. Алар алып килегез дими, мөмкин булса гына, ала алсагыз гына, ди. Барган саен егетләрнең түземлегенә, көчле холкына, бик тә кешелекле, рәхмәтле булуларына сокланып кайтам. Башларын иеп, район халкына рәхмәтләр әйтеп калалар. Кулларыннан килмәгән бер эш юк бит аларның! Без тыныч тормышта бәяли белмәгән күпме асыл ир-егетләр анда!
– Исәбен алып барасызмы, ничә тапкыр бардыгыз инде?
– Соңгы вакытта санаганым да юк, утыздан артык барганымны беләм. Мин бит әле егетләр янына гына түгел, өч балалар йорты, өч хәрби госпитальгә дә даими ярдәмнәр туплап алып барам. Алар да безне көтеп тора, рәхмәтләр әйтеп озатып кала.
– Сезне «Мама Лена» дип йөртәләр. Үзегез шулай әйтүләрен теләдегезме?
– Юк, иң беренче барганда ук Курган егете, «Фирганә» позывнойлы командир егет әйтте аны. Шулкадәр акыллы, тәрбияле егет иде. Сүз саен «Мама Лена» дип кенә торды. Кызганыч, һәлак булды, бөтен Курган хөрмәтләп озаткан, диделәр. Бик гади, аралашучан егет иде. Беренче бару бит, алгы якка керү буенча киңәшләр дә сораган идем үзеннән. «Көндез «камикадзе»лар оча, төнлә – «баба-яга»лар, үзегез сайлагыз», – диде. Баксаң, икесе дә иң куркыныч дроннар икән. «Мин үзем дә – баба-яга, шуны сайлыйм әле», – дип көлдергән идем.
– Ерак юл бит. Төрле хәлләргә юлыгасыз...
– Әйе, еш кына машиналар да ватыла, без бит һәрчак ике машина белән ярдәм алып барабыз. Андый чакта, шөкер, хәбәр салуга, ярдәм итәргә әзер торучылар табыла. Гаделлек өчен шунысын әйтим: кем беренче көннән ярдәм җыюда булыша, алар әле һаман да безнең белән.
– Ярдәм сорап, күп ишекләрне шакырга да туры килә дип беләм.
– Үземә булса, мәңге якын бара алмас җитәкчеләрнең ишекләрен шакырга, ярдәм сорарга туры килә шул. Җайлы, рәхәт әйбер түгел. Әмма егетләргә дигәндә, мин тезләнеп ярдәм сорарга да әзер. Тыныч тормышта яшәгәннәр андагы хәлләрне күз алдына да китерә алмый. Мин дә, егетләрнең әти-әниләре, якыннарын уйлап, бөтен чынбарлыкны әйтеп бетермим, егетләрнең бөтен серләре – күңелемдә...
– Әле бер баруыгызда фронттан песи дә алып кайткансыз, диләр.

– Күп вакытлар алгы сызыкта булган, окопта яшәгән песи ул. Мин барып йөри торган хәрби часть командирыныкы. Алар икенче урынга күчәргә тиешләр иде. Башка урынга ияләнмәс дип, жәлләп, үзем белән алдым. Машинада шулкадәр тыныч кайтты. Монда кайткач, тыныч тормышка ияләнә алмый гына тилмерде мескен. Баштагы чорда аз гына тавыш ишетсә дә, колаклары үрә тора, курка иде. Түшәмнәргә кадәр сикерде инде... Лапаска алып чыгып, өйгә алып кереп, бик акрынлык белән ияләнде. Хәзер инде самолет тавышы ишетсә генә һавага карый. Командирының позывноен куштык: «Броня». Бик акыллы, искиткеч матур песи, бик яратабыз үзен.
P.S. Бу көннәрдә «Мама Лена»ның эше бик тыгыз. Йөрәк борчуларын, өйдәге, хуҗалыктагы эшләрен, тормыш мәшәкатьләрен дә оныттыра торган, күңеле кушкан эшләр белән мәшгуль ул. Якташларына, ятимнәргә, яралыларга алып барасы ярдәмнәрне туплый. Үз өендә. Алып килгән һәр ярдәмгә изге теләкләрен теләп, догалар кылып кала. Сәфәр чыгар чак җиткәндә, өе, верандасы, ишегалды, лапас, гаражлары складка әйләнеп, килгән ярдәмнәр белән тулганда, йөрәге шатлык хисләре белән тула. Май уртасында инде ул кабат ерак сәфәргә әзерләнә. «Мине егетләрнең, аларның якыннарының ихлас рәхмәтләре саклап йөртә», – ди Лена апа. «Сугышлар тиз арада тәмамлансын, егетләребез исән-имин туган якларга кайтсын иде инде», – дип тә өсти. Шулай булсын иде дә...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез