Газетага язылу

Гагарин Кубогы финалындагы көндәш билгеле: бу юлы ничек булыр?

«Ак Барс»ның Гагарин Кубогы финалындагы көндәше билгеле. Җиде матчка сузылган хәлдән тайдыргыч көндәшлек ахырында «Локомотив» «Авангард»тан өстен чыкты. КХЛның тәүге сезонында да Кубок өчен нәкъ менә Казан һәм Ярославль командалары бил алышты.

Анысында «Ак Барс» җиңү яулады. Бу юлы ничек булыр?

Кем белә, бәлки кайчан да булса, «Локомотив» белән «Авангард» арасындагы ярымфинал матчлары турында фильм да төшерерләр әле. Серия барышында Омск командасы 3:1 исәбе белән алга чыкты. Инде соңгысы булып тоелган алтынчы очрашуда 60 нчы минутка кадәр 2:0 исәбе белән җиңеп барды, тик 23 cекунд эчендә ике алка керттерде, ә аннары овертаймда оттырды. Җиденче очрашуда ике алкалык өстенлекне кулдан ычкындырды һәм сезонны җиңелү белән тәмамлады. Бу ике команда плей-оффларда өч мәртәбә очрашты, аларга һәрберсендә җидешәр матч уйнарга туры килде. Ә «Локомотив» өченче ел рәттән Гагарин Кубогы финалына чыкты. 2024 елда Ярославль командасы «Металлург»ка оттырды. Узган ел «Трактор»ны җиңеп, үз тарихында тәүге мәртәбә Гагарин Кубогына ия булды. Быел «Локомотив» «Ак Барс» белән уйный.

Әлбәттә, ике команда арасында 2009 елда булган финал уеннары искә төшә. Ул вакытта серия җиде матчка сузылды. Казанда узган хәлиткеч матчның язмышын КХЛның бүгенге президенты Алексей Морозов керткән алка хәл итте һәм «Ак барс» Гагарин Кубогының беренчесен яулады. Бу юлы ничек булыр? Белгечләр көндәшләрнең өстен якларын барлый. «Локомотив»ның нинди сыйфатлары барлыгын «Авангард»ка каршы узган очрашуларда күрдек. Беренчедән, узган елгы чемпионлык тәҗрибәсе бар. Икенчедән, упкын читенә килеп терәлгәч тә бирешмиләр, рухи ныклык белән алдыралар. Бу – Төньяк Америкадан килгән остазлары Боб Хартли корган сыгылмас система нәтиҗәсе дә. Әлеге белгечнең җиңү тәҗрибәсе җитәрлек. КХЛда ул беренче җиңүне «Авангард» белән яулады, хәзер янә осталыгын раслый. Өченчедән, Ярославльдә теләсә нинди хәлдә дә уенны тартып чыга алырлык лидерлар бар. Казан тамашачысына яхшы таныш Александр Радуловны телгә алу да җитә. 23 секунд эчендә кертелгән теге ике алка – аның тырышлыгы. Дөрес, артыгын тырышып, команданы кыен хәлдә калдыра торган гадәте дә бар. Безнекеләр кызу канлы уенчының бу гадәтен үз мәнфәгатендә файдаланырга тырышачак.

«Ак Барс» исә быелгы плей-оффта тотрыклылык һәм ышаныч белән алдыра. Нинди генә хәл булса да, команда үз ягына каерырга тырыша. Һәр хоккейчы үзенә йөкләнгән вазыйфаны яхшы белә. «Ак Барс»та шәп уенчылар бар. Әмма бүтәннәрдән бер башка өстен куярлык «йолдыз»лары юк. Әнвәр Гатиятуллин хоккейчылары команда уены белән алдыра. Белгечләр беравыздан диярлек «Ак Барс»ның төп өстенлеге дип команданың плей-офф барышында кимчелекләреннән котылып, уены яхшыра баруын әйтә. «Трактор»га каршы узган очрашуларда Казан хоккейчылары бер уен күрсәтсә, Минск «Динамо»сын 4:0 исәбе белән отканда ышаныч тагын да артты. Ә инде даими чемпионатта иң күп очко җыйган «Металлург»ка каршы уйнаганда «Ак Барс»та җиңүче рухы тагын да ныгыды. Биш тапкыр овертаймда уйнап, бишесендә дә җиңеп чыгу –  шуның нәтиҗәсе. Сезон барышында ышанычны аклар өчен, зур сынаулар аша узган һәм үз карьерасында тәүге мәртәбә финалга барып җиткән Әнвәр Гатиятуллинның бүген дүрт өчлеге дә нәтиҗәле уйный. Берсенеке барып чыкмаса, аны икенчесе алмаштыра. Матчларның язмышын өченчесе белән дүртенчесе дә хәл итәргә сәләтле. Җитмәсә, «Металлург»ны биш уенда оту Казан командасына яхшылап хәл җыярга мөмкинлек бирде. «Локомотив»ка исә җиде уенда күпне күрергә туры килде. Күпме көч сарыф ителгәне финал уеннары башлангач кына аңлашылачак.

Кем көчлерәк? Плей-офф башлангач, хоккей сөючеләр әнә шул сорауга җавап эзләп азаплана. Һәркемнең – үз фикере, кыек атып туры китерүчеләр дә күп була. Ә чынлыкта ни буласын алдан фаразлау берничек мөмкин түгел. Финал очрашулары – ел буе, кайчак аннан да артыграк барган эш нәтиҗәсе. Әйтегез әле, «Ак Барс»ның Гагарин Кубогы өчен көрәшәсенә узган елның көзендә ышана идегезме?

Илнар ХӨСНУЛЛИН

 

Казан командасы финалларда алтынчы тапкыр чыгыш ясый. Беренчесе (4:3) һәм 2010 елда булган икенчесе (4:3) «Ак Барс» файдасына төгәлләнде. 2015 елда СКАга җиңелү (1:4) ачысын татырга туры килде. 2018 елда ЦСКАны отып (4:1), өченче Кубок яуланды. 2023 тә шул ук ЦСКАга (3:4) җиңелергә туры килде.

 

«Ак барс» белән «Локомотив» кайчан уйный?

11 һәм 13 май Ярославльдә

15 һәм 17 май Казанда

19 май Ярославльдә*

21 май Казанда*

23 май Ярославльдә*

 

  *очрашулар бер команданың 4 җиңүенә кадәр дәвам итә.    

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре