Җырчының хатыны Миләүшә приютка еш ярдәм итә, хәтта кызлары да әниләре белән изге эшләрдә катнаша. Соңгы баруында Миләүшә үзенә ирен дә иярткән булган. Мохтаҗларга күчтәнәчләр тараткан Данирның күңеле бөтенләй йомшарып киткән. Ул бирегә концерт куярга киләм дип вәгъдә биргән була.
– Монда килеп шаккаттым. Шушы эшне оештырган эшмәкәр егетләргә соклануым чиксез. Мин аларга рәхмәтлемен. Дәүләт ярдәменнән башка үз көчләре, иганәчеләр белән нинди зур эш башкаралар. Минем дә алар рәтенә кереп китәсем килде, – ди Данир. – Монда килгәч, язмышларын тыңлап, йөрәкләр әрнеде. Араларында кемнәр генә юк. Приютта эшләүчеләр безгә ризык та алып килүче бар, киемнәр дә, күчтәнәчләр дә җитәрлек, өлкәннәргә игътибар кирәк, диделәр. Ике дә уйламыйча, концерт куйсам ярыймы, дидем. Мондагы кешеләргә ярдәм күрсәткәч, күңелгә шундый рәхәтлек килә.
Җырчының хатыны Миләүшә әйтүенчә, узган килгәндә кешеләр Данирны танып алып, бер-ике җыр җырлавын үтенгән булган.
– Биредәге кешеләрне сөендерәсе килде. Кемдер күрсен өчен дип башкарган эш түгел бу. Күңелебез шулай куша, – ди Миләүшә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез