Газетага язылу

Хатаны төзәтү

Хатаны төзәтү

Сезнең шигырь укыганыгыз бармы? Укыган булсагыз, бер нәрсәгә игътибар итәр идегез: күпчелек шигырьләр үткән яшьлекне сагыну хисеннән тора. Безнең халык нәрсә дип җырлый әле: «Яшьлегем дип, өзелеп җырлар идем, Өзелеп җырлый торган җыр булса; Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем, Кире кайта торган юл булса». Автор сизә: бу юллар аны укыган өлкән кешеләр күңелендә татлы сагыш уята. Менә бу юлларны укыганда да аларның үз хисләрегез белән аваздаш булуын сизәрсез: «Ялгышны төзәтеп, язмышын үзгәртеп Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек; Яшьлек бит күңелдә Иң матур җирендә Вакытлыча туктаган җыр кебек».

 

Газета хәбәрчесе хисләрегезне айкап, һич кенә дә сезне сагышка (кайчак бик ачы сагышка) салырга теләми. Аның үзенең дә сакалы ап-ак инде, хәтерләсәң, хәтерләрдәй нәрсәләр байтак. Темага этәргеч биргән бер генә строфа китерәм дә төп өлешкә күчәм. «Челтер-челтер агып китәр, Таш ташлама чишмәгә. Яшь гомерем кире кайтса, Белер идем нишләргә». Халык җырына бик аваздаш бу юллар Гөлшат Зәйнашеваныкы. Аның лирик герое да, бик күпләр кебек, яшьлектә калган мәхәббәтен сагына һәм шундый мөмкинлек булып, яшьлегенә кайтса, хатасын төзәтмәкче була. Әмма безнең халык тагын: «Яшь гомерләр кире кайтмый, сулар үргә акса да», дип җырлый, «Аккан сулар кире кайтмый, яшь гомерләр дә шулай», дип моңая.

 

Әйе, һәркемгә мәгълүм хакыйкать: тормышта артка таба юллар юк, гел алга таба барасы. Аның шулай булуы безнең файдага, әлбәттә. Арткы тизлек булып, кешеләргә тәкъдир тәгәрмәчен бер генә тапкыр булса да кирегә әйләндерергә мөмкинлек бирелсә, бу катастрофа булыр иде, яшәү мөмкин булмас иде, хата өстенә хата ясалыр иде. Яшьлекне эзләү үзе генә дә катлаулы коллизияләргә китерә, драмалар уйналуга сәбәп була. Искә төшерик әле: «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» дигән социаль челтәрләр мәйданга чыккач, ниләр булды? Бик күп гаиләләр җимерелде, бик күпләрендә кара җәнҗаллар чыкты, чөнки кешеләр бик җиңел генә яшьлек мәхәббәтләрен эзләп табу мөмкинлегенә ия булды, интим аралашу мөмкинлеге ачылды. ...Һәм каш ясыйм дип, күзләр чыгарылды.

 

Тәкъдирдән риза булмау адәм балаларының тормышын боза, инсульт-инфарктларга юл ача, депрессия кочагында яшәргә мәҗбүр итә. Бигрәк тә кеше, тормышым барып чыкмады, дип уйласа, бүгенгесен газапка әйләндерә, киләчәк тормышының потенциаль мөмкинлекләрен юк итә. Газаптан котылам дип, буш хыялларга бирелә: киләчәген генә түгел, хыялда гына булса да үткәнен дә бизи. «Бер аягың белән үткәндә, икенчесе белән киләчәктә басып торсаң, чынбарлык ике аяк арасына китереп тибәчәк», дип кем әйткән әле? Тупас әйтсә дә, дөрес әйткән.

 

Шуңа шагыйрәнең лирик героеның хыялы тормышка ашмаслык булуына шөкер итик. Кешеләр үткәннәргә кайтып, хаталарын төзәтә башласа, бүгенгегә кайткач, үзләре өчен бик кадерле булган кешеләрнең күбесен тапмаслар иде. Йөрәкләре үкенеч белән тулыр иде, тагын хатаны төзәтү теләге барлыкка килер иде. Хаталарны төзәтү аянычлы яңа хаталарга китерер иде.

 

Тәкъдир Абсолют Хакимлек һәм Абсолют Хикмәт иясе тарафыннан язылган, аның язганында һичбер хата юк. Бары тик ул гына конкрет җан өчен ниләрнең файдалы, ниләрнең зыянлы икәнен белә һәм язмышны шундый итеп кора: иман иясе булган шәхес үзе тап булган хәлләрдән гел файда гына күрә, гел ота, тәкъдирне кире кагучылар исә күңел газапларыннан бушый алмый, югалтулары аларга югалту гына өсти.

 

Адәм баласы гадәттә кеченә генә югалтуны да авыр кичерә, аның үзен зуррак бәхетсезлектән саклавын аңламый. Байтак еллар элек Татарстанда шундый фаҗига булды: кешеләр төягән микроавтобус янды һәм барлык пассажирлар да һәлак булды. Шул автобуска утырам дип, тукталышка ашыккан, әмма соңга калган кешеләр булды. Соңга калуларын алар башта югалту дип кабул итте, билгеле, эшнең асылын төшенгәч кенә сөенделәр. Атаклы бер артист Мәскәүдән Казанга очкан самолетка соңга калды. Очкыч исә Казан аэропортына кайтып җиткәч һәлакәткә очрады. 1917 елда Антонио Руссо исемле итальян кешесе 7 яшьлек кызы белән корабка утырып, Америкага бәхет эзләп юл тота. Кораб һәлакәткә очрый. Антонио аңлый: бер-берсен таптаган кешеләр аша үтеп, палубага күтәрелү һәм шлюпкага барып ирешү һич мөмкин түгел. Бер генә юл кала: ул кызын ватык иллюминатордан океанга ыргыта, үзе исә сыймый. Кыз озак еллар әтисе үзен ташлады дип үпкәләп яши. Бары тик үсеп җиткәч кенә әтисенең коткару өчен бердәнбер булган юлны дөрес сайлавын аңлый. Шуңа күрә язмышта безгә океан кочагына ыргытылу язган икән, үпкәләү һәм ачыргалану файдасыз. Гомумән, авырлыкка юлыкканда, файдалы бер генә нәрсә бар сабырлык. Сабырлык дип бәхетсезлек һәм бәла өстеңә ишелеп төшкән мизгелдә тыныч калуга әйтәләр, аннан соңгысы түзү, анысына һәркем мәҗбүр ителә. Сабырларга исә Аллаһы Тәгалә хисапсыз әҗерләр вәгъдә итә... Совет язучысы Анчаров, сабырлыкның хикмәтен аңлап, болай дигән: «Мин бер фикер әйтәм аны искә төшергән саен үзем дә кулланам, шуңа күрә яшим дә. Әгәр сиңа чынлап та начар икән, авыр уйлар белән үзеңне бәхетсез итмә. Болай да авыр булганда, нигә тагын газапланырга. Моны үтәү җиңел түгел, әмма барып чыкса, син ирекле буласың».

 

Иң яхшы киңәшне исә тәкъдирнең Хуҗасы бирә. Бәлагә юлыкканда мин үзем «Хәдид» сүрәсенең 22–23 аятьләрен укып тынычланам. Аларның тәфсире болай: «Җирдә булган яисә сез үзегез юлыккан бәла-каза Без аны бар иткәнче үк Китапта теркәлгән иде инде... Моны искә алуыбыз сезнең югалтканнарга кайгырмавыгыз һәм аның биргәненә масаеп сөенмәвегез өчен кирәк. Аллаһ бит тәкәббер мактанчыкларның берсен дә яратмый». Бу аятьләр тынычландыра һәм үзеңне тыйнак тотарга өйрәтә. Ибн әль-Каим исә болай ди: «Үткәнне кайгы белән үзгәртеп булмый, ләкин аны канәгатьлек белән Аллаһ тәкъдир иткән нәрсәгә риза булу, шөкер итү, сабырлык күрсәтү, тәкъдиргә ышану һәм: «Аллаһ ничек теләгән шулай булды, һәм Ул Үзе теләгәнне эшли», – дигән сүзләр белән төзәтергә мөмкин».                           

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре