Соңгы берничә көндә икътисадчылар һәм сәясәтчеләр Америка белән Иран тыныч килешүенә бәйле вазгыятьне тын калып күзәттеләр. Үткән атна ахырында АКШтагы иң танылган яңалыклар каналларының берсе Fox News «АКШ белән Иран арасында кысалы килешү 95 процентка әзер» дигән белдерү ясады. Төп мәсьәләләр – Тәһранның атом-төш програмасы һәм Һүрмүз бугазы – килештереп бетерүне көтәләр. «Трамп килешүне төгәлләүгә 5–7 көн вакыт бирде» дигән яңалык та шул каналдан.
Ике якның үзара аңлашу турында меморандумы әнә-менә игълан ителә дип көткәндә, нефтькә бәяләр түбән сикерде. Конфликтның тукталуы дөнья икътисады өчен сулар һава кебек үк кирәк, чөнки бөек кризис адымнарын тизләтә. Европада газ запасларын тулыландыру куркыныч астында, ягулык бәяләренең үсүе кытлыкка китерү белән яный. Глобаль икътисад болай да авыр хәлдә, Фарсы култыгы тирәсендәге тартышу аны тулы җимерелүгә алып бара. Хәл Азия илләрендә, яисә Евросоюзда гына түгел, Американың үзендә дә катлаулы. СССР таркалганнан соң, Американың лидерлыгын вәгъдә итеп, «Тарих ахыры» дигән китап язган философ һәм сәясәтче Фрэнсис Фукуяма соңгы көннәрдә «Ватаным Татарстан» фаразларын кабатлый. Океан артыннан аның: «Трампның Кытайга сәфәреннән соң һәм Иран тирәсендәге сугыш фонында АКШ Пекин каршында кимсетелгән һәм каушап калган хәлдә күренә», – дип белдерүе ишетелде. Фукуяма соңгы дистә елларда АКШның беренче тапкыр эчке вазгыятьтә дә, глобаль стратегиядә дә контрольне югалтуына ачына һәм Трампны гаепли. Ул ясаган төп нәтиҗә мондый: Америка тышкы дошман һөҗүменнән түгел, ә эчке таркалу нәтиҗәсендә җимерелергә мөмкин.
АКШ белән Иран тыныч килешүе якында тоелса да, аның тормышка ашырылу ихтималы нульгә якын. Ул инде имзаланды дигәндә генә, килешүгә каршы көчләр һәм сәбәпләр мәйданга чыга һәм актив көрәш башлый. Шуларның беренчесе – Израиль. Трамп фарсылар белән килешәм дигәндә генә, Нетаньяху аңа шалтырата һәм барысы да кире үз урынына кайта. Британ газетасы Daily Mail соңгы килешү уңаеннан: «Нетаньяхуның чәчләре яна», – дип яза һәм сиончы ерктычның телефоннан сөйләшү вакытында ярсуын сөйли. Трамп тулысынча сиончылар кармагында һәм алар рөхсәтенән башка берни дә эшли алмый. Пентагонның элекке киңәшчесе полковник Дуглас Макгрегор эфирда: «Израиль фактта Кушма Штатларга Иран сугышыннан чыгарга рөхсәт итә алмый», – дип белдерде. «Нетаньяху хөкүмәте өчен конфликтның Тәһранны тар-мар итмичә төгәлләнүе стратегик катастрофа булачак», – диде ул. «Ватаным» хәбәрчесе өсти: килешү төзелгән очракта да озак сакланмаячак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез