Газетага язылу

Кул кулны юганда

Дөнья биржаларында – куәтле күтәрелеш. Америка фонд базарына үткән тәүлектә генә дә 4,5 триллион доллар акча агымы бәреп керде. Җанлануның сәбәбе – Nvidia компаниясенең генераль директоры Дженсен Хуангның яңадан үз вазыйфасына әйләнеп кайтуы. Ул, быел 12 ноябрьдә Элис Хуанг исемле хатын белән никахсыз бәйләнешләрдә гаепләнеп, отставкага киткән иде.

Дөрес аңларга кирәк: Nvidia генераль директорын хатынына хыянәт иткән өчен түгел, аның белән зина кылган хатынның Кытай разведкасына эшләве турында шик таралу сәбәпле эшеннән алдылар. Зур технологик компаниягә нигез салучы кешенең баскычтан түбән ташлануы белән Трамп килешергә теләмәде. Егетнең АКШ Президенты белән шәхси бәйләнешләре мөһим роль уйнады. Шәхси мәнфәгатьләр белән дәүләт мәнфәгатьләре дә үзара тыгыз бәйләнеп беткән булып чыкты. Американың технологик компанияләре хуҗалары соңгы сайлауда Трампны яклады. Яклау мул итеп финанслау рәвешендә барды. Тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк: АКШ хөкүмәте шулай ук технологик компанияләрне мул финанслый. «Кул кулны юа, ике кул – битне» дигән принцип АКШта да гамәлдә. Трамп кулында зур компанияләрнең акцияләре булуын да онытмаска кирәк.

 

Ноябрь сайлавында җиңеп чыккан демократлар Nvidia генераль директорына һөҗүм оештырды. Кытай разведкасына эшләүче хатын белән мөнәсәбәтләр турындагы мәгълүмат шулар тырышлыгы белән калкып чыкты. Кылычлар чәкешү нәтиҗәсендә Хуанг вазыйфасыннан китте, компаниянең акцияләре түбәнгә очты. Ул үзе дә – этник кытай. Хуанг АКШ технолгик компанияләренең башында торган һәм чыгышы белән кытай булган бердәнбер кеше түгел. Үзе кытай булмаганнарның я хатыны, я сөяркәсе кытай, яисә һич югында тамырлары Азиягә барып тоташа.

 

Бу мәсьәләгә без тирән кереп китмибез. Безне фонд базарының текә күтәрелеше кызыксындыра. Nvidia табышка эшли эшәвен (әлегә), ләкин ул бер акциягә елына бары тик 1 доллар дивиденд түли. Күтәрелгәннән соң бер акциянең бәясе 165 долларга җитте. Димәк, компаниянең кәгазен сатып алып, дивиденд түләү белән байый алмыйсың. Теләсә кайсы банк депозиты аннан күбрәк табыш китерә. Фонд базарында табыш та, югалту да – спекуляция нәтиҗәсе генә. Арзан чакта сатып алып, бәя югары ноктага җиткәч, сата алсаң, байыйсың, юк икән, бөләсең. Реаль икътисадка моның катнашы юк. Кемнәрнең табыш алуы күренеп тора инде. Кайчан нинди җәнҗал чыгасын хакимияткә якын торучылар алдан белә. Бу аларга вакытында сатып, вакытында алып калу мөмкинлеге бирә. Хуангның вазыйфасына кайтуы Трамп басымы астында булды. Димәк, АКШта да телефон хокукы бар.

                                     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре