Nasdaq индексы 5 процентка ишелде. Nvidia акцияләре – 12, AMD – 13, Broadcom – 13, Micron Technology – 14, Nebius 15 процентка төште. Инвестор Стэнли Дракенмиллер фонд базарыннан чыгуын һәм капиталын саклап калуга игътибарын юнәлткәнен хәбәр итте. Киләсе елга карата хәзергедәй ачык күзаллавының моңа кадәр беркайчан да булмавын әйтте, ягъни атаклы спекулянт өметләрен фонд базары белән бәйләми. Дракенмиллер – базардагы үзгәрешләрне алдан сизәргә тырышучы макроинвесторларның берсе.
Алты атна эчендә Америка фонд базарының капитализациясе 9 триллион долларга якын кимеде. Җомга көнендәге сәүдә нәтиҗәләре буенча, Америка компанияләренең гомуми базар бәясе тагын 2,5 триллион долларга түбәнәйде. Санның масштабын күзаллау өчен аны АКШның дәүләт бюджеты белән чагыштырыйк. Америка федераль бюджетының керем өлеше 2026 финанс елында 5,403 триллион доллар тәшкил итә.
Миллиардер Илон Маск, киләсе елда ясалма интеллект индустриясендә капиталның кискен җитмәве күзәтеләчәк, дип белдерде. «Мондый күләмдә исәпләү куәтләрен эшләтеп җибәрү, аларны суыту һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү – гаять катлаулы бурыч. Киләсе елда акча кытлыгы коточкыч дәрәҗәдә булачак», – дип язды. АКШның Калифорния штатында урнашкан, дөньядагы иң зур ярымүткәргеч технология компанияләренең берсе Nvidia үз бәясенең 48,4 процетын югалтты. 6 октябрь көнне генә аның бер акциясе 239,24 доллар тора иде. 20 ноябрьдә кыйммәт 125,53 долларга кадәр кимеде. Гомуми югалту – 2,8 триллион доллар.
Түнтәрелеш бер Америкада гына түгел, башка базарларда да бара. Азия базарларында ул көчлерәк тә хәтта. Акцияләр генә түгел, криптовалюталар да зур мәтәлчек атты. 2025 елның 126 мең 198 долларга җиткән биткоин 55 мең долларга кадәр арзанайды. Соңыннан бераз күтәрелеп, 60 меңгә җитте.
«Ватаным» хәбәрчесе дүшәмбе иртәсендә фонд базары ачылышын карады. Бу юллар язылганда, әле Азия базарлары гына ачылды. Алар мәтәлчек ата.
Кризисның төп хәбәрчесе ролен үти торган торак базары шулай ук түбәнгә зур сикереш ясый. Макаода – Кытайның көньяк яр буенда урнашкан махсус административ районда торак бәясе өч ел эчендә 25,3 процентка түбәнәйде. Гомумән, Кытайда арзанаю – 15,6 процент. Финляндия, Канада, Австриядә очсызлану темпы югары. АКШ базарында түбәнәю темпы кечкенә, әмма барыбер бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез