Газетага язылу

Төрек ягына борылалар

Планетаның берничә төбәгендә барган масштаблы сугыш хәрәкәтләре зур державаларның яңа гасыр сугышына әзер түгеллеген раслый. «Генераллар үткән сугышларга әзерләнә» дигән гыйбарә үзенең йөз процентка хаклы булуын исбатлады. Куәтле танклар, залп һөҗүме системалары, артиллерия, хәтта аерым очракларда заманча авиация дә бүгенге сугыш кырында бернигә яраксызга әверелеп бара.

 

Арзанлы пилотсыз очу аппаратлары, дроннар сугышның элекке доктриналарын чүплеккә атып, яңа чынбарлык барлыкка китерде. Аналитиклар беравыздан: «Сугыш кырындагы солдатлар һәм тирән тылдагы инфраструктура арзанлы дроннар һөҗүме алдында чарасыз», – дип белдерә. Технологик яктан алга киткән илләрнең сәнәгате арзанлы дроннар җитештерүгә дә сәләтсез, алардан саклану чараларын булдыруга да яраксыз. Америка агентлыклары Аризонадагы дронга каршы сынауларның тыйнак нәтиҗәләргә китерүен таныды. Иран хәрбиләре исә АКШның кыйммәтле пилотсыз очкычларын (американнар әлегә арзанлыны җитештерергә өйрәнә алмады) чүпләп кенә торалар. Соңгы тәүлекләрдә генә дүртенче MQM-170 пилотсыз очкычын төзек килеш җиргә төшереп утырттылар һәм кулга төшерделәр. Ә менә һөҗүм итә торган Иран дроннарына каршы АКШның һава һөҗүменә каршы тора торган кыйммәтле системалары көчсез.

 

 

Бу уңайдан Көнбатыш державалары үзләренең яңа сугыш чынбарлыгы алдында зәгыйфь калуларын танып, куркуга калды. Тиз үзгәрә торган технологияләр артыннан куып җитү кыен, ә яңа сугышлар куркынычы ындыр артында гына. Бу уңайдан европалылар йөзләрен НАТО буенча аркадашлары Төркиягә өмет белән бора. Төрекләр һөҗүм итә торган пилотсыз очкычлар җитештерү ягыннан да, алардан саклану чараларын эшләү мәсьәләсендә дә дөньякүләм лидер санала. Соңгы көннәрдә Финляндия Президенты Александр Стубб Евросоюзны Төркия белән хезмәттәшлекне ныгытырга чакыра. «Без Европа иминлеге өлкәсендә алга киткән уенчы һәм НАТО буенча алыштыргысыз союздаш булган Төркия турында да ачыктан-ачык сөйләшергә тиеш», – ди ул. Стубб Төркиянең оборона һәм аэрокосмос сәнәгате үсешенә дә игътибар юнәлтте. Аның мәгълүматлары буенча, әлеге тармакларда 3,5 меңнән артык компания эшли, шуның ярдәмендә Төркия корал җитештерү һәм аны экспортлый торган ил буларак тагын да зуррак әһәмияткә ия була бара. Игътибар итми мөмкин дә түгел: Төркиянең оборона сәнәгате гиганты ASELSAN компаниясе EJDERHA («Аждаһа» дип тәрҗемә ителә) исемле яңа электромагнит дронга каршы системаны уңышлы сынады. 2026 елның ноябрь уртасында узган сынаулар вакытында бу комплекс берничә секунд эчендә берьюлы 51 дронны бәреп төшерде. Мондый технология әлегә башка бер илдә дә юк.

                          

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре