Газетага язылу

Урылмаган бер басу

Россия казнасында акча кытлыгы көннән-көн үткенрәк мәсьәләгә әверелеп бара. Өстәмә салымнар салу бюджетны баетмый, бизнесның күпләп ябылуына гына китерә. Без «Ватаным»да берникадәр вакыт элек язган «Лаффер кәкресе» килә дә чыга. Рәсми теркәлеп эшләүче халыктан бүтән йолкып булмый инде, чөнки керемнәр болай да кими.

 

Федераль матбугатта «Россияне рискуют окончательно скатиться в режим «работать за еду» дигән җөмләләр күренә башлады, ягъни хезмәт хаклары кими, эш урыннары өчен көндәшлек арта. Сораштырулар шуны күрсәтә: халык тамагын кыса башлаган. Менә шундый шартларда бюджетны тутырырга кирәк бит инде. Финанс министрлыгы урылмаган бер басуга күптән күз атып йөри. Рәсми рәвештә теркәлми һәм салымнар түләми торган катлау бар. Теркәлеп эшләүчеләрнең дә салым җыючылардан яшерә торган сул керемнәре булырга мөмкин. Әйтик, ял көнендә нәрсәдер ясап саттыңмы, салым органына ул хакта хәбәр итеп мәшәкатьләнмисең гадәттә. Моннан соң чиновниклар андый керемнәрне күзәтү, исәпкә алу, салым түләтү мәшәкатен үз өсләренә алачак. «Российская газета»: «Минфин разработал меры по «обелению» экономики», – дип яза әнә. Күләгәдәге керемнәрне яктыга чыгару чаралары күп, бу кыска язмада санап бетерерлек түгел. Бер чарага җиң сызганып тотынырга уйлыйлар: банк хисабындагы акча турында мәгълүмат Салым федераль хезмәтенә озатылачак. Гражданнарның бер-берсенә күчергән акчасы да игътибарны җәлеп итәчәк. Белгечләр туганнардан алган, бурыч түләү өчен, бер тапкыр гына күчерелгән акчага игътибар итмәсләр, дип юата юатуын. Әмма банкирлар уяулыгы ни дәрәҗәдә буласын әлегә төгәл әйтеп булмый. Финанс министрлыгы, 2,4 миллион сумлык расланмаган керемнәр генә тикшереләчәк, дип тә әйтә. Безнең ише еллык кереме миллионга тулмаганнар өчен борчылырлык урын юк. Әмма күчерелгән акча товарга, хезмәтләргә, арендага түләү өчен булса, законсыз эшмәкәрлек булып бәяләнәчәк, өч еллык салымнар, иминиятләшерү взнослары һәм күләмле штраф түләргә туры киләчәк.

 

Күләгәдә керем алучылар салымнардан качуның юлларын табар, мөгаен. Кәгазь акча белән түләү киңрәк таралыр. Башка ысуллар да өйрәнелер.

                                     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре